Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз
Шенталы районының Денис авылында якты дөньяга алтынчы бала булып аваз салган Якуб Гобәйдуллинга кечкенәдән үк тимер җене кагылган, диләр. Үсә төшкәч, иске-москы тимер-томырдан машина яисә тракторлар ясап уйный.
Авыл тормышы аны чын ир-егет итеп тәрбияли. Тимер атларны гына түгел, тере атларны да бик ярата ул, шуңа күрә хезмәт юлын да атлар караучы булып башлый, шуннан армиягә дә алына. Сәламәт кешегә ике ел берни түгел ул, тиз үтеп китә. Якуб туган авылына кайткач, җиң сызганып токарь булып эшли башлый. Үз йортында да тик ятмый, хуҗалыкта кирәк булган төрле техника ясый: искереп беткән Камаз машинасын торгыза, Иж мотоциклы моторын сүтеп алып, кар чистарткыч, көрәкләр, матыйклар ясый…
Бераздан алтын куллы егет өйләнә, ләкин төп йорттан аерылып чыкмый, әти-әнисе янында калалар. Тик яшьли кушылган яры белән бергә кала алмыйлар, аерылышалар. Алай да Якуб насыйп ярын таба. Бүгенге көндә Наиләсе белән бик матур яшиләр.
Мәкаләмнең герое колхозлар таралганчыга кадәр лаеклы ялга чыгып өлгерә. Ләкин бер дә тик тормый. Хуҗа, кайсы яктан җил искәнен белер өчен, агачтан ясалган ике самолеттан флюгер ясап куйган, йортында 4 – 5 сыерчык оясы эленеп тора, җинел машиналарга тагып йөри торган прицеплар, ике тәгәрмәчле кул арбалары, чардуганнар, фураж тегермәннәре ясый. Арба да ясый ала дигән сүзне ишеткәч, без дә Денис авылына барып, бакча сөрә торган мотоблокка тага торган ул ясаган җиңел арба сатып алдык. Бик әйбәт, заводтан чыккан диярсең.
Гобәйдуллиннарның йортлары да, өйләре дә бик матур, төзек, ә бер бүлмәдән хәтта музей да оештырганнар. Ишегаллары да чәчәкләргә күмелеп утыра. Икесе дә дин юлында, ир кеше Аллаһ йортына намаз укырга барса, тормыш иптәше намазларын өйдә генә укый.
Күрүем буенча бу үрнәк гаилә. Пенсия яшендә дә кеше үзенең күңеленә якын булган эш белән шөгыльләнә икән, ул авырмый, күңеле беркайчан да боекмый, үзенә дә, авылдашларына да файдалы булып, тормышын бик матур итеп алып бара.
Җәмилә Минегалимова