Домой Жизнь татар Татары в регионе Заводта җыйган диярсең

Заводта җыйган диярсең

0
Заводта җыйган диярсең

Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Шенталы районының Денис авылында якты дөнья­га алтынчы бала булып аваз салган Якуб Гобәйдул­лин­га кечкенәдән үк тимер җене кагылган, диләр. Үсә төшкәч, иске-москы тимер-томырдан машина яисә трак­торлар ясап уйный.

Авыл тормышы аны чын ир-егет итеп тәрбияли. Тимер атларны гына түгел, те­ре атларны да бик ярата ул, шуңа күрә хезмәт юлын да атлар караучы булып башлый, шуннан армиягә дә алына. Сә­ламәт кешегә ике ел берни түгел ул, тиз үтеп китә. Якуб туган авылына кайткач, җиң сызганып токарь булып эшли башлый. Үз йортында да тик ятмый, хуҗалыкта кирәк булган төрле техника ясый: искереп бет­кән Камаз машинасын торгыза, Иж мотоциклы моторын сүтеп алып, кар чис­тарткыч, көрәкләр, матыйк­лар ясый…

Бераздан алтын куллы егет өйләнә, ләкин төп йорт­­тан аерылып чыкмый, әти-әнисе янында калалар. Тик яшьли кушылган яры белән бергә кала алмыйлар, аеры­лышалар. Алай да Якуб насыйп ярын таба. Бүгенге көн­дә Наиләсе белән бик ма­тур яши­ләр.

Мәкаләмнең герое колхоз­лар таралганчыга кадәр ла­еклы ялга чыгып өлгерә. Ләкин бер дә тик тормый. Хуҗа, кайсы яктан җил искәнен белер өчен, агачтан ясалган ике самолет­тан флюгер ясап куй­ган, йортында 4 – 5 сыерчык оясы эленеп тора, җинел ма­ши­на­ларга тагып йөри торган прицеп­лар, ике тә­гәрмәчле кул арбалары, чардуганнар, фу­раж тегермәннәре ясый. Арба да ясый ала ди­гән сүз­не ишеткәч, без дә Денис авы­лына ба­рып, бакча сөрә тор­ган мотоблокка тага торган ул ясаган җиңел арба са­тып алдык. Бик әйбәт, заводтан чыккан диярсең.
Го­бәй­дуллиннарның йортлары да, өйләре дә бик матур, төзек, ә бер бүлмәдән хәтта музей да оештырганнар. Ишег­аллары да чәчәкләргә кү­ме­леп утыра. Икесе дә дин юлында, ир кеше Аллаһ йортына намаз укырга барса, тор­мыш иптәше намазларын өйдә генә укый.

Күрүем буенча бу үрнәк гаилә. Пенсия яшендә дә кеше үзенең күңеленә якын булган эш белән шөгыльләнә икән, ул авырмый, күңеле беркайчан да боекмый, үзенә дә, авылдашларына да файдалы булып, тормышын бик матур итеп алып бара.


Җәмилә Минегалимова