Домой Жизнь татар Татары в регионе Зирәк акыллы һәм сабыр әбием

Зирәк акыллы һәм сабыр әбием

0
Зирәк акыллы һәм сабыр әбием

Минем карт әбиемнең исе­ме Рәшидә Гарифуллина. Ул әнием ягыннан әбиемнең әнисе. Аңарга хәзер 83 яшь һәм ул Шенталы районының Денис авылында яши.

Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 4 яшь була. Рәшидәнең әтисе Зәкиҗан бабайны фронтка 1941 елда алганнар, әнисе Сәһимә биш бала белән калган. Олы кызы Рәйсәгә – 10, улы Минәхмәткә – 8, Рәшидәгә – 4 яшь, кечкенә улы Рәфкатькә 7 ай гына булган. Ә ике яшьлек улы Габдулла озак авырый һәм, әтисе фронтка киткәч, үлә.

Зәкиҗан бабайдан бары тик бер генә хат килә. Шуннан озак та тормый, “хәбәрсез югалды” дигән хәбәр алалар.

Карт әбиемнең сөйләве буенча, ул вакытларда ачлык булган. Хатын-кызлар, эшкә ярарлык балалар колхоз кырларында, фермаларда тәүлегенә 10 – 12 сәгать эшләгәннәр, хәтта йокларга да вакытлары калмаган. Сәhимә әбием эштән кайткач, балаларын авыр сугыш елларында саклап калыр өчен, төннәр буе тегү теккән. Мулла кызы буларак, Коръәнне дә белгән, оста тегүче дә булган.

Рәшидә әбием бүген дә үзе чиккән ашъяулык белән капланган тегү машинасы янына килеп: “Ул бит безне сугыш елларында ачлыктан сак­лап калды”, – дип сыйпап ала. Әнисе кешеләргә күлмәк теккән ва­кытта, кечкенә Рәшидә, караңгыда чыра яндырып, бер аягы белән бишек тирбәтеп утырган. Йок­лап китмәс өчен, бер кулында чыра тотып торса, икенчесендә тәлинкә булган (чыра уты төшеп, тегү материалын яндырмасын өчен). Төнен йокламыйча, иртән Сәhимә әби эшкә киткән, бригадир нәрсә кушса, шуны эшләгән.

Тылда калучылар, үзләре ач булсалар да, җиңүне якынайту өчен кулларыннан кил­гән кадәр эшләгәннәр – җыеп алынган уңышны фронтка җибәргәннәр, ә үзләре алабута ипие һәм бәрәңге ашап торганнар. Авылларда яшәүче хатын-кызларның, балаларның фронтка ярдәме искиткеч зур булган.

Карт әбием хәзерге көнгә хәтле сугыш вакыты, сугыштан соңгы еллар турында сөйләгәндә, елый. Рәшидә әбием безгә, оныкларына, оныкларының оныкларына шул елларны сөйләп, күргәннәре барыбызга да дәрес булсын иде, ди. “Кабат ачлык-ялангачлыкны күрергә насыйп булмасын өчен, ул вакытларны онытырга ярамый!” – ди.

Карт әбием бик акыллы, сабыр һәм зирәк кеше буларак барыбызга да үрнәк.

Дамир Гафуров,

“Яктылык” мәктәбенең

5нче сыйныф укучысы.

Бердэмлек