Домой Жизнь татар Татары в регионе Зират өстен арчыдык

Зират өстен арчыдык

0
Зират өстен арчыдык

Узган атна арасы көнне, 5 ноябрьда, Мәчәләй авылы 181 мәхаллә зират эстендә, 3-4 бригадта яшәүче ир-атлар ботаклар кисү һәм зиратны биек агачлардан чистарту буенча эш башкардылар. Мәчет бабайлары агачлар биек усеп китте дип, борчыла иделәр. Шүңа күрә егетләрне булышырга дәшеп шул зур эшне булдырырга торыштылар.



Бик яхшы бәйрәм арасына туры килгән эшкэ куп читтән кайткан егетләрдә килгән. Бергәләшеп эш тиз арада эшләнде. Хасанов Хәбибулла тракторда эшләде. Кем кисте, кем жыйды, кем трактор арбасына тияде, барысына да эш җитте.
Барча катнашучыларга: бабайларга, абзыйларга, егетләргә зур рәхмәтләр! Ходай кабул итсен хәм садакадан язсын.

Киләчәк эш әле яз башын яңа матур агачлар хәм куаклар утыртырга. Ходай ярдәмен бирер, дип ошанабыз.

Бу эш турында Шакир Абдрахманов хәбәр итте.



Язучы Зөлфия Таштабанова