Шушы көннәрдә, “Бердәмлек” газетасы редакциясе ярдәме белән, Похвистнево районының Гали авылы буенча хәбәрчебез Саимә апа Морзаханованың “Аерылу газаплары” дип аталган дүртенче җыентыгы басылып чыкты. Бу китапның исеме моңсулы булган кебек, эчтәлеге дә шундый ук. Анда вафат булган авылдашларына багышлап язылган бәетләр һәм мөнәҗәтләр, шулай ук моңсу хикәяләр урын алган.
Кереш сүзендә Саимә апа: “Күңелем тулганда – Коръән укыйм. Сөлге-кулъяулык чигә башласам, башымдагы сүзләр-сүзгә бәйләнеп, шигырьләр, бәетләр туа. Ходай биргән сәләтемне кешеләр белән бүлешәсем килә башлый, һәм шулай чираттагы шигырь яисә бәет туа”, – дип яза.
Һәр бәеттә – яшь кеше гомеренең вакытсыз өзелү тарихы. Һәрберсендә ана йөрәге яну хисләре. Балаңны салкын җиргә илтеп күмү кайгысын үзе кичергән кеше генә аңлый. Саимә апа зиратка озаткан туганнарын санап киткән иде – бер зират урамы булырлык. Бәлки шуңадыр да ул күп вакытын бакый дөнья, анда күчкән туганнарының язмышын уйлап уздыра.
Быел, зәхмәт чире дөньяны камап алган 2020 елда, андый кайгылы китап чыгуы урынлыдыр да, мөгаен. Бер-бер артлы бакыйлыкка күчкән милләттәшләребезне күмеп кайткач, шушы бәетләрне алып укысаң, бәлки йөрәк яралары ул хәтле үк нык әрнемәс?
Китапны бастырып чыгару өчен матди ярдәм, һәрвакыттагыча, авылдашларыннан, бу юлы Мөдәррис Латыйпов гаиләсеннән килгән. Саимә апа газета аша Латыйповларга ихлас рәхмәтләрен җиткерә.
Эльвира РӘФЫЙКОВА
Бердэмлек