Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Алсу Фазлыева Салаватның холкы турында сөйләде

Алсу Фазлыева Салаватның холкы турында сөйләде

0
Алсу Фазлыева Салаватның холкы турында сөйләде

«Бәлки күпләр әле белмидер дә: мин бит элек Салават Фәтхетдинов төркеменең бэк-вокалисты идем. Өч кыз эшләдек без – ике Гөлнара һәм мин», – дип яза җырчы социаль челтәрләрендә.  2007 елны 19  концерт сезонында Казанда УНИКСта 14 көн рәттән Салават тамашаларында катнашкан. Ул елларда концертның махсус кунагы Әлфия апа Афзалова иде. Концерт темасы – чәй һәм татар халкының кунакчыллыгы. «Һәр көнне чәйләрне  капларга тутырып бәйли идек. Шул нык истә калган», –  ди Алсу. 

«14 көн эшләү дәверендә без Салават абыйның холкын белеп бетергән идек. Ул артык пөхтә кеше, костюмнарын ничек әзерләгәнен күрсәгез?! Гаиләсен бик хөрмәт итә. Ләйсән апага мөнәсәбәте бик җылы аның. Җор телле, сүз артыннан кесәгә керми. Юмор хисле», – ди ул Салават турында. Кызык хәлләргә булдымы дигән соравыбызга:


– О, анда барысы да бик төгәл һәм конкретно иде. Андый хәлләр истә калмаган. Әмма күп нәрсәгә өйрәндем. Салават абый  турында озак сөйләргә, аны озак мактарга була. Чөнки ул – легенда, – диде Алсу. 

Фото Алсу Фазлыеваның социаль челтәрләреннән алынды.