Домой О татарах Национальные праздники, традиции и обычаи Карагыз әле, кара, каргалар очып бара!

Карагыз әле, кара, каргалар очып бара!

0
Карагыз әле, кара, каргалар очып бара!

Борын-борын заманда кешеләр табигать күренешләрен аңлата белмәгәннәр, кыш җитү, яз килү сәбәпләрен дә аңламаганнар. Алар ямьле язны җылы яктан кайткан кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар. Шуның өчен арып-талып, канатларында язны алып кайткан кошлар хөрмәтенә “Карга боткасы” пешереп, бәйрәм оештырганнар.

Бу көнне балалар, йорттан-йортка кереп, такмаклар әйтә-әйтә, йомырка җыеп йөргәннәр, хуҗаларга изге теләкләр теләгәннәр һәм бәйрәмгә чакырганнар. Балалар авылны урап үткәннән соң, олылар ярма, май, сөт алып, кардан ачыла башлаган су буйларына, тау битләренә чыкканнар. Учак ягып казан асканнар, ботка пешерә башлаганнар. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Ботканың бер өлешен каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырганнар.

Кырда учак ягып ботка пешерү мәшәкатьләре балалар өчен әйтеп бетергесез күңелле шөгыль булган. Үзләре ашап туйгач, кара каргалар төшеп, карр-карр килеп, ботка ашыйлар. Балалар бу көнне җирдән – муллык, күктән – яңгыр, кояштан – җылылык, табигатьтән – бәрәкәт, илгә – туклык, гаиләләргә иминлек теләгәннәр.

Шушы көннәрдә Иске Усман авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Карга боткасы» бәйрәме оештырдылар. Балалар, казанда тәмле ботка пешкәнче, бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, борынгы татар халык уеннарын уйнадылар, аркан тартышып көч сынаштылар. Кунаклар карга боткасыннан авыз иткәч, кошларны да сыйларга онытмадылар. Бәйрәм бик кызыклы үтте, олылар да, балалар да рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Гөлнара Абдуллова, Гөлнур Вәлиуллина.