Яшьләрне татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру йөзеннән Елховка районының Мулла авылы Мәдәният йортында “Каз өмәсе” бәйрәме уздырылды.
Салкыннар кереп, карлар яугач, татар авылларында каз өмәләре башлана. Иртә таңнан күпләп каз асраган хуҗаларның йортында туганнар, күрше-күлән, дус-иш җыела башлый. Ирләр пычак кайрыйлар, хатын кызлар бәлеш сала, кыстыбый пешерә, самавырны көйләп җибәрә, чөнки эшкә килүчеләрне чәй эчермичә дә эшкә җикмиләр бит инде.
Каз өмәсе ул бер-береңә ярдәм итешү генә түгел, булачак киленнәр белән якыннанрак танышу, эшли белүен, уңганлыгын сынап карау, холык-фигылен күзәтү.
Каз ите ашка, бәлешкә тәмле булса, йомшак йоны ястык ясауга китә, каурыйларыннан коймак майлый торган пумала килеп чыга, ә канаты белән идән себерергә ярый. Шулай итеп казның бер генә әгъзасы дә артык калмый һәм ташланмый. Туй фәлән көтелсә, казларның бер өлешен алдан ук каклап куялар. Яңа каз мае белән майланган коймактан да тәмлерәк сый юктыр. Бигрәк тә коймак тары оныннан пешерелсә, ашап туймаслык тәмле була. Шулай ук каз маен туңган яисә пешкән урынга ягу өчен дә саклыйлар. Салкын көннәрдә урамга чыкканда битеңә яксаң – бит өшеми.
“Каз өмәсе” ул бит кышкылыкка ит әзерләү генә түгел, авылдашларны берләштерүче бик матур йола да. Җырлый-җырлый каз йолкып бетергәч, хатын-кызлар казларны көянтәләргә асып, үзләре дә казлар кебек тезелешеп, су буена каз юарга төшеп китәләр, юл буена каз каурыйлары чәчеп, киләсе елда да казларның күп булып үрчүен теләп баралар.
…Су буеннан бераз өшеп, йөзләре алсуланып кайткан өмәчеләр алдына куелган каз бәлеше, хуш исле чәй, уен-көлке, гармун күтәреп килеп җиткән егетләрнең шаяруы каз өмәсенең иң күңелле чагы. Такмаклар әйтешеп, җырлашып-көлешеп утырулар “Каз канаты” җыры белән тәмамлана.
Менә шундый матур өмәне сәхнәдән караган авыл хатыннары, яшьлек елларын искә төшереп, өмәләрне, аулак өйләрне, утырмаларны сагынып, “Хыял” вокаль-театраль коллективы артистларына рәхмәт укып утырдылар.
Мулла авылы
Мәдәният йорты.
Бердэмлек