Январь ахырында Камышлы авылында туып-үскән шәхесебез, педагог, журналист, фәннәр кандидаты Фәния Шәфигуллинага 95 яшь тулган булыр иде.
Ул Самара өлкәсендә танылган, хөрмәткә лаек булган олы шәхесләрнең берсе иде. Бөек Ватан сугышының соңгы елларында Камышлы педагогия училищесын тәмамлаган яшь укытучы район мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучыларын укыта башлый. Аның үткен һәм гадел сүзен, белем бирүдәге уңышларын күреп, Камышлы районы, Балыклы мәктәбе директоры итеп куялар.
«Мәктәп директорыбыз Фәния апа Шәфигуллина кечкенә улын иярткән яшь кенә ханым булып истә калган. Шундый нәфис җилкәләргә нинди йөк төшкәнен ул үзе генә белгәндер инде. Чөнки мәктәбебез бер катлы агач бинадан гыйбарәт булып, андагы җиде класста дүртәр рәттә бишәр парта тезеп куелган иде. Идәннәре генә дә буялмаган бит. Җыештыручы апалар аларны кыргыч белән кырып, мунчала белән ышкып юалар иде. Электр уты булмаганлыктан, икенче сменада укучылар өчен беренче парталарга керосин лампалары куелган. Тәнәфес вакытында төртешеп уйнап, ничек төртеп төшермәгәнбез икән дип, әле дә исем китә. Класслар мич ягып җылытыла иде. Без килүгә утын янып беткән, морҗасы тыгылган була.
Шушы кечкенә генә директорыбыз урманнан утын китертү, кистереп, ярдырып өеп кую, мәктәп бинасын сылатып-бурлату, ут-күз чыкмасын дип, күзәтү һәм укыту эшләре, кадрлар, документация алып бару өчен җаваплы иде. Ә транспорттан – арбага җигелгән бер мескен алаша гына бар иде», – дип искә ала аның чорында Балыклы авылы мәктәбендә укыган, соңыннан Камышлыга күчеп киткән З. Галиева.
Шундый шартларда тәҗрибә туплаган җитәкчене 1959 елда партиянең Камышлы район комитеты секретаре итеп сайлыйлар. Алтмышынчы еллар уртасында, Камышлы районы бетерелгәч, инде югары белеме булган Фәния Шәйхулловна Куйбышев дәүләт университетының тарих фәне буенча аспирантурасын тәмамлый һәм доцент дәрәҗәсенә күтәрелә. 1993 елга кадәр Фәния Шәйхулловна Куйбышев уку йортларында студентларга лекцияләр укый. Ә “Бердәмлек” газетасы ачылгач, татар телен, тарихын камил белүче белгеч буларак, редакциягә эшкә килә. Биредә ул үзен чын татар журналисты итеп күрсәтә һәм 2000 елга кадәр, бирелеп, милләтенә хезмәт итә.
«Ничәмә еллар үтсә дә, Фәния Шәйхулловна белән беренче очрашуымны оныта алмам. 1996 елда без, Камышлы районы селькорлары, Камышлы район газетасының биш еллык юбилеена чакырылган идек. Кичә ахырында яныбызга “Бердәмлек” газетасының хатлар бүлеге мөдире Фәния апа Шәфигуллина килеп басты һәм приказ игълан итә торган тавыш белән: “Сез үзегезнең татар кешеләре булуыгызны онытмагыз, “Бердәмлек” газетасына татар телендә мәкаләләр языгыз!” – дип әйтеп куйды. Без апам белән бертавыштан: “Ә без бит татарча укымадык, яза белмибез”, – дип башлаган идек, Фәния апа коры гына иттереп: “Научим”, – диде дә китеп барды. Шул вакыттан соң күп тә үтмәде, Фәния апа шалтырата: “Нурания, мәкалә көтәм бит мин”, – ди. Шулай сөйләшкән кешегә каршы дәшеп булмый бит инде. Утырдым да, “Әти-әнием хакы – тәңре хакы” дигән мәкаләне татар телендә язып, үз кулым белән редакциягә илтеп бирдем. Фәния апа: “Грамматикасы өчен – икеле, ә менә эчтәлеге өчен – бишле”, – диде дә редакциягә эшкә чакырды.
Фәния апа үзе турында: “Мин журналист түгел инде, ә менә сеңелләрем Лилия белән Әлфия – алар чын журналистлар”, – дип әйтергә ярата иде. Очрашкан саен Лилия апа миңа журналистика серләрен күбрәк ача, ике телдә дә яза алуыма шатлана иде. Мин бу очрашуларны сагынып искә алам. Алар Камышлыны, аның кешеләрен беләләр, бик яраталар, яшьлек елларын сагынып сөйлиләр иде.
Фәния апа олыгаеп, “Бердәмлек”тә эшләми башлагач та, араларыбыз өзелмәде, кайчан шалтыратып, кайчан открыткалар җибәреп, хәлләрен белешеп тордым. Ул улы Рөстәм янына Мәскәүгә китте. Анда да Фәния апа туган ягындагы хәлләрдән хәбәрдар булып торды», – дип яза Татар Байтуганы авылында яшәүче Нурания Абзалова “Бер тамырның дүрт чәчәге” дип аталган мәкаләсендә (аны киләсе саннарыбызда тулысынча бастырып чыгарырбыз).
Әйе, Фәния апа Мәскәүгә киткәч, бик сирәк очраша идек. Ләкин Камышлыга, Самарага кайткан саен, редакциягә килә, килә алмаса, шалтыратып хәлләребезне белә, редакторыбыз Рәфгать Әһлиуллин белән сәгатьләп сөйләшә иде. Без аңа һәрдаим газетабызны җибәреп торганлыктан, ул өлкә татарлары тормышын бик яхшы белә иде.
Фәния апабыз Мәскәүдә улының гаиләсе, яраткан оныгы янында яшәп, 2020 елда бакыйлыкка күчте.
Урыны җәннәттә булсын иде.
Эльмира Шәвәлиева