Сугыш… Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз бу. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел вакыт үтсә дә, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, бу вакыйгалар кабат искә төшә.
Минем карт әбием, әниемнең әбисе Асия Хуҗиәхмәт кызы Бариева 1926 елның 20 апрелендә Куйбышев өлкәсенең Иске Ярмәк авылында туган. Аңа 2 яшь чакта әтисе вафат булган, һәм алар, 3 бала, әниләре белән ятим калганнар.
“Тормышның ачысын да, төчесен дә күрдек инде, балам, – дип искә ала иде әбием. – 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланды. Җылы җәйләр үтеп, салкын кышка кергәч, бигрәк тә кыен була иде. Шул вакытта, суык өйләрне җылыту өчен, мичкә ягарга утын да юк иде. Өстәвенә дәүләткә ел саен 400 килограмм ит, 200 литр сөт, 3 центнер бәрәңге, 200 данә йомырка тапшырырга кирәк иде…
Ә бервакыт безне – хатын-кызларны, яшүсмерләрне җыеп, Татарстанның Апас районына окоп казырга җибәрделәр. Андагы Ямбухта дигән авылда 2 ай буе бер әбидә яшәдек. Төннәрен, җылырак булсын өчен, бер сәндерәдә йокладык. Өйдә бик салкын була иде, чөнки без яшәгән йорт хуҗаларының мичкә ягарга утыннары юк, шуңа да каян нәрсә таба алдык, шуны яктык.
Тагын бернәрсә исемдә калган: ниндидер бер тау башында “точка” дигән нәрсә казырга куштылар. Суык кыш көннәре… Туң балчыкны авыр лом белән ватып азапланабыз. Без казыган окопның киңлеге дә, тирәнлеге дә алтышар метр, ә озынлыгы – хисапсыз. Ашарга көнгә 400 грамм икмәк бирәләр, анысы да туңып каткан. Ул ипине балта белән чабып ашый идек”.
Бер айдан Асия апасы Сания һәм иптәш кызы белән, бу авырлыкларга түзәлмичә, авылга качып китәләр. Өйләренә кайткан чакта юлда күпме кыенлыклар кичерергә туры килгән! Әгәр дә кызларны качкан вакытта куып тоткан булсалар, шул вакыттагы хәрби закон буенча аларга төрмә янаган. Бәхетләренә, юлда очраган бер игелекле кеше кызларны салам астына яшереп алып кайткан. Ә авылда исә: “Ник качып кайттыгыз?! Төрмәгә җибәрәбез!” – дип куркытканнар.
Сугыш вакытында, кич утырып, солдатларга оекбаш бәйләүләрен, бәрәңге киптерүләрен хәтерендә яңарта әбием. Ул елларның авырлыгын язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел.
“И-и-и, күпме авырлыклар күрдек без, кызым. Инде минем кебекләр сирәк калгандыр. Шөкер, яшьлегебездә кыенлыклар кичерсәк тә, картлыгыбыз рәхәт тормышта уза. Яшьләр генә бу тормышның кадерен белсеннәр иде”, – дип барыбызга да тынычлык тели Асия әбием.
Алия Биксалиева,
“Яктылык” мәктәбенең
9нчы сыйныф укучысы.