Тирә-юньгә якты нур сибүче кечкенә кояшыбыз, кадерлебез! Без сине чын күңелдән шушы матур көнең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда нык сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм яхшы билгеләренә генә укып, безне гел сөендереп торуыңны, зур үрләр яулавыңны, изге теләкләреңнең тормышка ашуын телибез!
Җир өстенең җем-җем ак карларын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.



