Домой Блог Страница 21

Мусульманские праздники в 2025 году

Праздники и знаменательные даты мусульманского календаря в 2025 году

1446 –1447 года по Хиджре

1 января1 раджаб
2 января2 раджабНочь Рагаиб
26 января26 РаджабМи’радж
31 января1 ша’бан
13 февраля14 ша’банНочь Бараат
1 марта1 РамаданНачало месяца Рамадан
26 марта26 РамаданНочь Кадр
30 марта1  шаввальУраза-байрам
29 апреля1 Зуль-ка’да
28 мая1 Зуль-хиджа
5 июня9 Зуль-хиджаДень ‘Арафа
6 июня10 Зуль-хиджаКурбан-байрам
5,6,7,8,9 июня9,10,11,12,13 зуль-хиджаДни такбира ат-Ташрик
26 июня1 МухаррамНачало 1447 года по Хиджре
5 июля10 МухаррамДень Ашура
26 июля1 сафар
24 августа1 раби аль-авваль
3 сентября11 раби аль-аввальМаулид Ан-Наби
23 сентября1 раби аль-ахир
23 октября1 джумада аль-уля
21 ноября 1 джумада аль-ахир
21 декабря 1 раджаб

https://dumrt.ru

Начинаем год со спортом

3 января в спортивном зале СП ДЮСШ “Фортуна” прошёл Новогодний турнир по волейболу среди ветеранов.
В очередной раз победу одержала команда из Клявлино.
Второе место заняли камышлинцы.
Третье место заняла команда поселения Ермаково.
Лучшим игроком турнира признан  Шарафутдинов Раиль из Балыклы. Лучшим нападающим признан Смольков Александр из Клявлино.
Лучшим связующим стал Салахов Филат из Ст. Ермаково.


Камышлинский район



Муфтию Самарской области, председателю РДУМСО Талип хазрату Яруллину!

Уважаемый Талип хазрат!

От имени СРТОО «Дуслык» и от себя лично сердечно поздравляю Вас с днём рождения!

Вы успешно возглавляете Региональное духовное управление мусульман Самарской области, заботитесь о благе людей, помогаете верующим обрести нравственную силу, ощутить связь времен и поколений, духовных и культурных традиций своими делами и молитвами вы вносите большой вклад в сохранение мира и согласия между конфессиями в Самарской области.

Примите самые теплые и искренние пожелания доброго здоровья, счастья, неиссякаемой жизненной энергии, успехов в возрождении духовных ценностей, долгой и плодотворной службы на благо всех мусульман нашего региона.

Желаю всегда сохранять положительный настрой, уверенно идти к своим целям, новых смелых планов и их успешной реализации!


С уважением,
член бюро Национального Совета
Всемирного конгресса татар, 
Президент СРТОО «Дуслык» («Дружба»)
Фахрутдин Бадретдинович Канюкаев

Гали авылы Мәдәният йорты сәхнәсендә «Мирас» иҗат төркеменең 30 еллык юбилей кичәсе үтте

Мондый олы бәйрәм безнең авыл сәхнәсендә булганы юк иде әле. Тулы зал халык җыелды, дип яза Гали авылы хәбәрчесе Саимә Морзаханова. Коллектив җитәкчесе Зөлфим Асылгәрәева һәм Гөлчәчәк Таҗетдинова бәйрәм кичәсен башлап җибәрделәр. Зөлфим көчле алкышлар астында төркемне сәхнәгә чакырды.

Тамаша “Мирас” башкаруында төрле елларда яңгыраган татар халык җырларыннан тезмә белән башланып китте. Аннан Саимә Морзаханова сүз-ләренә, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар көенә язылган “Гали авылы” гимны яңгырады. Җирлек башлыгы Идрис Муллабаев ансамбльне үз исеменнән дә, авыл халкы исеменнән дә котлады һәм бүләкләде.  

Кичәдә “Мирас” төркеменә эш һәм акыллы киңәшләре белән ярдәм иткән мәрхүм Расих Латыйпов, мә-дәният хезмәткәрләре Җәгъфәр Кәлимуллин, Асия һәм Рәфхәт Әхмәдиевлар, Сания Әмирова, Гөлнур Карипова, Равил Манашевлар искә алынды. Гомумән, “Мирас” төркеменә күпләр ярдәм итә. Менә, мәсәлән, эшкуар Дания Тулова сәхнә костюмнары тегүдә матди ярдәм күрсәтеп тора, аларны зәвыклы итеп Флера Низамова тегә, Гөлшат Хәйруллина чыгышларын видеотасмага төшерә, Кәүсәр Шәйхетдинова бөтен эшләрен оештыруда ярдәм итә. Тамаша бик озак, караңгы төнгә кадәр барды һәм чәй өстәле артында тәмамланды.

Ансамбльнең тарихына килгәндә, утыз ел элек оешканда аны “Чишмә” дип атаган булганнар. Ансамбльдә төрле һөнәр ияләре – укытучылар, китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре, җырга-моңга гашыйк булган авыл эшчәннәре иҗат итә. Фольклор төркем үз алдына борынгы татар җырларын сәхнәгә кайтару һәм авылдашларының күңелен күрү максатын куя. Иҗатка сәләте булган кешеләрне үз тирәсенә җыюда ансамбль җитәкчеләренең роле ифрат зур була. «Чишмә» төркеме башында Асия Әхмәдиева торган булса, 2016 елда аны Зөлфим Асылгәрәева алыштыра. 2017 елда ансамбльнең исеме “Мирас” дип үзгәртелә. Коллективка Рузия Йосыпова, Гөлия Мөхәммәтова, Гөлчәчәк Шәйхетдинова, Рушания Манашева, Ләйлә Гөзәерова, Гөлчәчәк Таҗетдинова, Әлфира Гайнанова киләләр. Төрле һөнәр ияләрен һәм төрле яшьтәге ке-шеләрне татар җырына мәхәббәт берләштерә.

– Без гореф-гадәтләребезне сурәтләгән “Каз өмәсе”, “Киез кату”, “Туй” кебек фольклор күренешләрне дә сәхнәгә куябыз. Татар фольклор сәнгате милләтебезнең сәләтен, җыр һәм биюләрен, холык-фигылен тулысынча тасвирлый. Ә без, шушы эшчәнлегебез белән буыннар алмашы беркайчан туктамасын өчен, бар көчебезне дә куябыз, – дип сөйли Зөлфим Асылгәрәева.

Бүгенге көндә «Мирас»  фольклор ансамбле – өлгереп җиткән коллектив.  Ул үз алдына җырлар һәм фольклор аша туган телебезне саклау, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннарга илтеп тапшыру максатын куя. 

Әлеге коллективның һәр концертын тамашачылар көтеп алалар һәм бик җылы кабул итәләр. Авыл, район, өлкә күләмендә үткәрелгән бер генә чара да бу ансамбльдән башка узмый. “Мирас” коллективы бик күп милләтара чараларны татар милли төсмерләре белән бизи, өлкәбездә генә түгел, күрше регионнарда да дан тота, конкурс-фестивальләрдә лаеклы урыннар алып кайта.

– 2009 елда Гали авылында беренче мәртәбә узган “Халкым минем” иҗат фестивалендә катнашкан идек. “Туй” күренеше белән беренче урынны яуладык. Бу безнең күңелләргә иҗат канатлары куйды. Тора-бара онытылмас сәфәрләребез дә булды, иҗатташ дуслар белән очраштык, тәҗрибә тупладык, яңа җирләр күрдек, татар иҗатына гашыйк булган күп фикердәшләр белән танышып, тәҗрибә уртаклаштык. Әйе, истәлекле мизгелләр күп булды,- дип искә ала Зөлфим ханым. – Коллективыбыз бик тату, монда очраклы кешеләр юк. Кайгы-хәсрәт килгәндә, бер-беребезгә ярдәм итешәбез, программаларыбызны да киңәшеп эшлибез. Шунысы сөендерә – үзешчәннәребез бик теләп, калдырмыйча репетицияләргә йөриләр. Бу ансамбль эшчәнлегендә бик зур роль уйный.

Бигрәк тә өлкә күләмендә үткәрелгән милли чараларда катнашырга тырышабыз, шуңа күрә репетицияләрне дә даими үткәреп, номерларыбызны яңартып, тавышларыбызны чарлап торабыз, – дип сөйли Зөлфим Нәзәхетдин кызы. Аны бит юкка гына  ансамбльнең йөрәге дип атамыйлар.

– Мин “Мирас”ка 30 ел буе йөрим. Бәйрәм чараларына әзерләнгәндә коллектив белән ешрак очрашабыз. Ләкин дөнья бит ул гел бертөрле түгел, көтмәгәндә ниндидер ашыгыч эшләр дә килеп чыгарга мөмкин. Ничек кенә арыган булсам да, бөтен эшемне ташлап, клубка киләм, иҗатташ дусларым арасында җаныма рәхәтлек алам, ару-талуларым тарала, җыр-моң аша күңелемә илаһи көч сеңә, – дип сөйли Гөлия Мөхәммәтова. 

“Мирас” фольклор ансамбле коллективына яңадан-яңа иҗади уңышларга ирешергә, зур үрләр яуларга насыйп булсын иде, дигән теләктә калабыз. Татар халык фольклор ансамбле исемен алу көне дә ерак түгелдер, дип ышанабыз.

Фәния КӘРИМОВА, Саимә МОРЗАХАНОВА
Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”

ЯХШЫЛЫККА КИРТӘ ЮК!

«Намуслылык» XXVII өлкә иҗтимагый акциясенә йомгак ясалды


1998 елда Самара өлкәсендә үткәрелә башлаган акцияне өлкә халкы хуплап каршы алган иде. Бүген дә ул популярлыгын югалтмады, аның лауреатлары – эшләре һәм гамәлләре үрнәк булырлык чын халык геройлары.Самара өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Россия Журналистлар бер¬легенең Самара өлкәсе бүлеге һәм төбәгебезнең Иҗат берлекләре ассоциациясе оештырган чарага быел губернаның 34 районыннан 200дән артык гариза килгән. 61 кеше һәм 4 оешма (65 лауреат) «Намуслылык» акциясе лауреатлары исеменә лаек булган.
5 декабрьдә өлкә китапханәсендә Самарада һәм Чапаевскида яшәүче 18 лауреатны бүләкләү тантанасы узды. Араларында «Меценат» номинациясендә җиңүче милләттәшебез, шәхси эшмәкәр Рамил Идрисович Әюпов та бар. Ул даими рәвештә МХОдә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтеп тора. Агымдагы елда, мәсәлән, яу кырына автомобиль озаткан.Шулай ук милләттәшебез «Россия офицерлары» гомумроссия оешмасы тарафыннан актив гражданлык позициясе һәм Донбассның азат ителгән территорияләренә гуманитар миссияләр әзерләп җибәрүдә ярдәм иткәне өчен бүләкләнгән, МХО бурычларын үтәүче шәхси составның сугышчан рухын күтәргән һәм ярдәм иткән өчен – Росгвардия идарәсе Рәхмәтенә, Самараның тарихи мәчетен үзгәртеп кору эшенә керткән шәхси өлеше өчен – өлкә мөселманнары Региональ диния нәзарәте Рәхмәт хаты алган. Яшьләргә әхлакый һәм физик тәрбия бирү, Самара өлкәсендә фудокан каратэ-до үсешенә керткән өлеше өчен – Россия фудокан каратэ-до милли Федерациясе Рәхмәтенә, «Рето Надежда» хәйрия фондында реабилитация узучы кешеләргә түләүсез туклану оештырган өчен фонд Рәхмәтенә лаек булды. Бу Рамил әфәнде кылган игелекләр исемлегенең бер өлеше генә әле, аны тулысынча укып чыгу өчен бик күп вакыт кирәк булыр иде. Шулай ук Рамил Идрисович безнең газетага да шактый ярдәм итеп тора. Бик зур рәхмәт аңа!«Люди в погонах» номинациясендә бүләкләнгән ир-егетләр арасында 21 яшьлек татар кызы Лилия Алтынбаева исеме дә бар.
Бу елның 6 июнендә Самарада ике катлы йортта янгын чыккан. Тиз арада ут бинаның түбәсен чолгап ала, халыкны фатирларыннан чыгарырга кирәк була. Полиция сержанты Лилия Алтынбаева, аның хезмәттәше Александр Кокорин һәм 3нче янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәре һәлакәт урыны янәшәсендә булганнар. Алар кичекмәстән эвакуация оештыралар һәм янгын сүндерүчеләрне чакырталар.«Ике катлы йортның түбәсе яна башлагач, икенче катка ташландык һәм кешеләрне куркынычсыз урынга күчердек. Аннары бөтен фатирларны да тикшереп чыктык, ә бина эчендә температура артык югары күтәрелгәч, урамга чыктык. Очраклы рәвештә узып баручы бойлерлы йөк машинасын күреп, туктаттык һәм кул астындагы чаралар (шланг) белән күрше бинага, янгын сүндерү бүлекчәсе килгәнче, су сибеп суытып тордык», – дип сөйли Лилия. Янгын нәтиҗәсендә 21 яшьлек ир-ат зыян күргән, 8 кеше эвакуацияләнгән, үлүчеләр юк, Аллага шөкер. Бу адым – чын геройлык, намуслылык күрсәткече! Сокландыра!Өлкә башкаласыннан читтә яшәүче 47 лауреатны хөрмәтләү аларның туган шәһәрләрендә һәм авылларында ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Камышлы районында Иске Ярмәк авылыннан Малик Мәрдегалим улы Мөхәммәтҗановны, Идел буе районында Стройкерамика бистәсендә яшәүче Ринат Газим улы Шаһимәрдановны котлаячаклар.

автор: Эльмира Сәйфуллина

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”

Яраткан әниебезне, әбиебезне Максутова Наилә Зөфәр кызын туган көне белән котлыйбыз

Бүген безнең өчен зур бәйрәм. Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез — әниебезгә 70 яшь тулды! Кадерле Әниебез, без сине туган көнең юбилеен белән чын күңелдән котлыйбыз.

Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшя. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барсы өчен дә.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса — уртак була

Кайгыларың булса — югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең

Урыннарың булсын гел түрдә.

Балаларың Рафаэль,Румия,Лилия кияүләрең Миняхмят, Фарит,Карим, киленен Зельфия,окныкларың Ляйсян,Мядиня, Альфиня, Рестям, Марьям, Ильдар, Самир,оныкчыгын Артур.

Поздравление с Новым годом члена бюро Национального Совета ВКТ Канюкаева Фахрутдина

Дорогие друзья! Поздравляем вас с наступающим Новым 2025 годом!

Пусть этот год будет годом радости, благополучия и удачи для вас и ваших близких. Пусть в вашем доме царит мир и гармония, а сердца наполняются искренней радостью.

Пусть каждый день приносит новые возможности и достижения, а каждый миг напоминает о важности любви и семьи. Пусть ваши дети радуют вас своими успехами, а вы сами находите силы и вдохновение для воплощения своих мечт.

Пусть Новый 2025 год принесет вам много радости, счастья и любви и мирного неба над головой. Пусть каждый день будет наполнен улыбками и радостью.

Счастливого Нового года!

С уважением,
член бюро Национального Совета
Всемирного конгресса татар, 
Президент СРТОО «Дуслык» («Дружба»)
Фахрутдин Бадретдинович Канюкаев
 

Члены Самарской региональной творческой общественной организации “Дуслык” доставили военнослужащим новогодние подарки и гуманитарную помощь

Члены Самарской региональной творческой общественной организации ” проявили заботу и внимание к военнослужащим, отвезя им новогодние подарки и гуманитарную помощь перед наступлением нового года. Канюкаев Марат и Газизов Рафик лично принесли радость и поддержку для тех, кто служит на передовой. Было отвезено более 2 тонн груза. Из них 1,9 тонн фруктов. Были у земляков в 2х в/ч .В сборе гуманитарной помощи активно принимали участие Байбиков Руслан, Рахматуллин Рустам, Мамышев Ренат, Сапуков Рустам. Фрукты были закуплены Закуновым Ильдусом Зуферовичем.

Военнослужащие выразили свою благодарность за внимание и теплые слова, а также за помощь, которая значительно облегчила их тяжелую службу. Новогодние подарки и гуманитарная помощь укрепили дух воинов и наполнили их сердца радостью и уверенностью в том, что их труд ценится и признается обществом.

Такие инициативы отражают дух братства и солидарности, объединяя людей вокруг общих ценностей и целей. Благодаря таким действиям, душевное и физическое благополучие военнослужащих становится более ярким и полным, что помогает им эффективно выполнять свои обязанности и защищать нашу страну.



Апа

– Укудан ашыгып кайтып, ишекне ачып керәсең, ә өйдә беркем юк… Колакны ярырдай тынлык кына… Шулай итеп өчәү генә калдык… Без аның тормышындагы иң авыр көннәре турында сөйләшәбез, әмма Фәрзәнәнең күзләрендә яшь юк. («Мин сирәк елыйм шул… Югыйсә ешрак еларга, бушанырга кирәк. Көчле булырга кирәк, дип, үземне бик нык кысаларга керткәнмен. Хәзер менә психологка йөрим, чөнки барысын да эчемә җыеп барырга ярамаганын инде аңлыйм», – ди ул миңа соңрак.) Алар гаиләсе Самара татарларына гына түгел, бөтен татар дөньясына таныш иде дисәм дә ялгышмам. Фәрхәт Мәхмүтов – Самара өлкә татар милли-мәдәни автономия-сенең һәм өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең башкарма директоры, Альбина Мәхмүтова – «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбленең җитәкчесе. Гаиләдә өч бала үсеп килә: Фәрзәнә, Самат, Таһир. Өчесе дә татарча сөйләшә. Фәрзәнә инде әти-әнисе кебек үк татар оешмалары эшендә катнаша: шәһәр күләмендәге Сабантуйларны, кичәләрне алып бара, татарча җырлый. Әйе, барысы да әйбәт була.

– Гап-гади көн иде ул. 2019 елның 27 мае, ураза вакыты. Самат өйдә калды, без иртән дүртәү җыенып чыгып киттек. Тик урам башына җитү-гә, әти: «Әллә нәрсә булды әле», – дип, машинаны туктатты. Әни миңа Таһирны балалар бакчасына илтеп килергә кушты, үзе «Ашыгыч ярдәм» чакыртып калды. Кире килсәм, әни елап басып тора, әти исә әле аңында булса да, хәле бик начар. Ерак түгел даруханә бар иде – даруга чаптым.
5 минут эчендә әйләнеп тә килдем. Әтине инде «Ашыгыч ярдәм» машинасы эченә кертеп салганнар, нидер эшлиләр… Бер гомер кадәр вакыт узды. Аннан, табиб яныбызга чыкты да: «Коткара алмадык…» – диде… Әтигә нибары 47 яшь иде…
18 яше яңа тулган Фәрзәнә ул чакта әнисенең төп таянычына, төп терәгенә әйләнә. Берсендә документлар ясату өчен пенсия фондына килә: андагы хезмәткәрләрнең үзеннән нинди кәгазьләр соравын аңламагач, ирексездән күзеннән яшь ага башлый. Үзенең кинәт олыгайганын шул минутта аңлый ул. Әнисенә көтмәгәндә килгән бу югалтуның зурлыгын аңлау исә авыр түгел. Кулында өч бала, иң кечесенә нибары 3 яшь, төзелеп бетмәгән йорт…
Фәрхәт белән Альбина шәһәрдә узган милли чараларның берсендә танышалар. Бу вакыт Самарадагы татар яшьләре оешмасын җитәкләгән егеткә озакламый бер төркем яшьләрне Казанга алып барырга туры килә. Шул ук автобуста Альбина да алар белән бара: Татарстанда узачак бер җыр конкурсында катнашырга җыена икән. Бәйгене оештыручылар кызны: «Җырчылар бик күп, бәлки бии беләсездер?» – дип каршылыйлар. Альбина шунда ук Айгөл Бариеваның «Чабата» җырына бию куя һәм… беренче урынны ала! Шушы җиңү шатлыгы араларны тагын да якынайта. Әмма, беренче чиратта, күңелләр якынлыгы, фикерләр, карашлар уртаклыгы аларны бер-берсенә бәйли. (Самара педагогика көллиятендә музыка укытучысы булып та эшләгән Альбина Мәхмүтова ире кебек милли оешмалар җитәкләми, әлбәттә, әмма аның дәресләрендә хәтта рус балалары да татарча җырлый.)
Фәрхәтсез калу – канатлар сыну белән бер булгандыр аңа.
2022 елның сентябрендә авырый башлый. Диагнозны бик тиз куялар: яман шеш… Операцияне октябрь башына билгелиләр. Ә 22 октябрьдә ансамбльнең концерты булырга тиеш, шуңа күрә Альбина хаста-ханәгә соңрак керергә хәл итә. Ул концертны кызы Фәрзәнә алып бара.
– Концерттан соң ике көн узуга, әни больницага кереп ятты. Башта Таһирны авылга кайтарып куйды әле. Ә Саматны бер атнага Казанга, «Татар балалар лидеры мәктәбе»нә җибәрдек. Әнине онкология клиникасының ул яткан бүлегенә кадәр үзем озаттым. Ковидтан соң, кертмиләр – бөтен җирдә карантин… Операциядән соң ул өч көн элемтәгә чыкмады. Төннәрен куркып-куркып уяна идем. Наркоздан соң хәле булмаган, шуңа шалтырата алмаган икән… Ике ай ятты ул больницада. Янына кертмәделәр, гел телефон аша аралаштык. Үзем чәчәкләр яраткач, кәефе күтәрелсен дип, аңа да илттем. Аяк өстендә, йөрим, дия иде. Шунда яткан килеш ансамбльне яңа концертка әзерли башлады. 24 декабрь көнне булырга тиеш иде ул, концертка әни үзе дә чыгарга өметләнде.
Бер көнне таныш медсестралар мине аның янына уздырдылар. Ниһаять, ике айга беренче тапкыр күрештек! Ябыккан, әлбәттә, әмма яныма үзе чыкты, колакларында наушник – ниндидер музыка тыңлап яткан. Шул вакыт әни: «Болар синдә торсын әле», – дип, бөтен документларны миңа тоттырды. Киткәндә аңа борылып карадым һәм нигәдер:
«Бу безнең соңгы очрашу булмаса ярар иде…» – дип уйладым…
Кайтып җитүгә, «мин өйдә» дип яздым, тик ул инде җавап бирмәде. Мин китеп ике сәгать үтүгә, хәле начарланган – реанимациягә салганнар. 
Бу хәбәр шунда ук Самара татарлары арасында таралды. Өлкәнең иң зур онкология үзәге бит – татарлар бик күп эшли анда: шәфкать туташлары башка бүлекләрдән килеп, әнинең хәлен белеп, булышып, юындырып йөрделәр. «Әни, бөтен Самара синең белән, бөтенебез сине уйлый! Безнең барысы да яхшы, борчылма!» – дип хат яздым. Тапшырырмын, дип, бүлек мөдире аны үзе алып калды.
Иртән шалтыратып хәлен белешәм, көндез реанимация бүлегенә үзем килеп китәм, кичкә тагын шалтыратам. Бөтен кешегә әйтеп куйдым: «Әнине борчыма-гыз», – дидем, чөнки аңа сөйләшү авыр икәнен, телефон тотарга да хәле булмавын белә идем.
Табиблар мине жәлләгәндер, күрәсең, әниең инде дүшәмбедән бирле комада дип берсе дә әйтмәде. Ул әлегә аңында түгел, диделәр. Чәршәмбе барсам, әни урынында юк! Операция ясыйлар, диләр. Туганнар белән мулланы алып килеп укытырга дип уйладык. Иртәгә хәзрәтне алып килсәк ярыймы, кертерсезме икән, дип сорадык. Шәфкать туташы чыкты да: «Бүген алып килә аласыз-мы?» – диде…
Аллаһы Тәгаләдән әнинең терелүен сорап, бөтен Самара татарлары белән 4444 тапкыр укыла торган «Саләти Нәрия» догасын укый башладык. Шуннан соң авыруның хәле йә җиңеләя, йә ул китә, диделәр. Җомга көнне без аны тәмамладык. Шимбә көнне уянуга, гадәттәгечә, реанимациягә шалтыраттым. Озак кына җавап бирмә-деләр. Аннан берәү алды да: «Ә сез аның кеме буласыз?» – дип сорады. Башка вакыт мондый сорау бирми-ләр иде. Бөтен бүлек әнинең өч баласы барлыгын, безнең өйдә үзебез генә икәнне белә. Шуннан соң ул телефон трубкасын өстәлгә куйды да кемгәдер: «Сез аның туганнарына хәбәр итмәдегезмени әле?» – диде.
Ә мин барысын да ишетеп торам… Әни бер сәгать элек өзелгән булган инде… Туганнарга, әтинең дусларына шалтырата башладым – нигәдер озак кына берсе дә телефонны алмады…
Ул көнне… ул көнне Фәрзәнәгә әллә никадәр сорауны хәл итәргә туры килә. Сорауларның иң авыры – Таһирны авылдан алып килергәме, аңа бу хәбәрне хәзер үк җиткерер-гәме, әллә соңракмы? Фикере көн дәвамында берничә тапкыр үзгәрә. Аннан таныш психологының сүзенә колак салырга була, ул: «Энекәшең әниегезнең йөзен күреп калырга, аны озатырга тиеш, югыйсә бөтен кешедән дә аның йөзен эзләячәк», – ди.
– Әнине өйгә алып кайтып салдык. Йорт тулы кеше. Яныма киләләр дә, җилкәмнән кочаклап: «Син хәзер нишләрсең, ничек яшәрсең инде?!» – диләр. Ул сорауны әле үземә үзем дә бирмәгән идем… Калганын хәтер-ләмим… Әни белән саубуллашу Самараның Җәмигъ мәчетендә булды. Миннән дә сүз әйтүемне сорадылар. Әтинең китүе күпмедер чыныктырган булган инде, күрәсең – үзем­не кулга алган идем инде. «Күбегез бу көннәрдә миңа: «Борчылма, ярдәм кирәк булса, мөрәҗәгать ит», дидегез. Ялгызыбызны калдырмассыз дип бик өметләнәм, рәхмәт сезгә», – дидем…
Алар шунда – мәчет янында, үзләренә кызганып, жәлләп караган йөзләгән күз каршында өчәү кочаклашалар да: «Без һәрвакыт бергә булырга тиеш! Супергеройлар кебек булачакбыз!» – диләр. Таһир да барысын да аңлый. «Әти йолдызлар арасында, хәзер менә әни дә аның янында», – ди. Еламаска да тырыша: «Югыйсә әни анда суга батачак», – ди.
Газеталар ул көнне: «Самара өл­кә­се татар җәмәгатьчелеге тирән тетрәнү кичерә. 24 декабрьдә татар хәрәкәте активисты Альбина Мәхмү­това авыр операциядән соң вафат булды. Аңа 43 яшь иде», дип язып чыга. Фәрзәнәгә бу вакытта – 21, Саматка – 16, ә Таһирга нибары 6 яшь… Энекәшләренә опекун булырга җыенуы турындагы документларны Яңа елга кадәр Фәрзәнә инде опека бүлегенә тапшырырга өлгерә.
– Еш кына: «Бу җаваплылыкны үз өстеңә алырга ничек курыкма­дың?» – дип сорыйлар. Ә мин бу хакта уйламадым да… Мин бит – апалары, әниләр исән булганда да аларны караштым. Соңгы вакытта әни ике эштә эшләде: ашарга да еш кына үзем пешердем, кибеткә дә бардым… Пенсия артыннан йөргәндә дә, яңа документлар әзерләгәндә дә шик­ләнеп караулар күп булды. «Ә сез кем? Нигә сез?» – диләр. Башта ту­ганнар да ышанып бетмәде бугай. «Булышасыгыз килсә, булышыгыз, әмма безне аермагыз», – дидем. Барысы да кечкенәләрне генә уйлый, тик мин дә бар бит әле… Энекәш­ләрем миңа булыша, мин – аларга… Самат белән Таһирны әтиләр кебек башка берәү дә үстерә алмый. Ә мин олы бала, әти-әни белән иң күп ва­кытны уздырдым: алардан үземә алган тәрбияне энеләремә бирергә телим хәзер…
Җиңел генә булмый, әлбәттә.
Башта кранны ябып бетермичә, мунчаны суга батыралар – идән такталары күлдә йөзгән кебек йөзә. Аннан канализация чокыры ташый… Газ, су өчен аерым түлисе, квитан­цияләр тутырасы барын да моңарчы белмәгән була Фәрзәнә. Көн саен бөтен гаиләгә җитәрлек ашарга пе­шерү, юу, җыештыру… Самара дәүләт социаль-педагогика институты сту­дентының дәресләре, имтиханнары да бар бит әле.
Опеканы башта ярты елга – вакытлыча гына бирәләр. Карап, күзәтеп торалар: балалар үзләрен ничек хис итә, апалары үзен ничек тота. Самат та, Таһир да бер көнне – 25 июльдә туганнар. Шулай туры килә: аларның туган көнендә Фәрзәнә энекәшләренең рәсми опе­куны итеп раслана. Яшьтәшләренең әле уена да килмәгән мәшәкатьләр белән яши башлый ул: Саматның мәктәбенә ата-аналар җыелышына бару, аның чыгарылыш кичәсендә катнашу, имтиханнары өчен ут йоту, 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң укырга кая керәчәген хәл итү, Таһир белән бергә балалар бакчасы белән саубуллашу, беренче класска керү өчен онлайн-анкета тутыру, мәктәп формасы сайлау… Берсендә кинәт авырый башлаган Саматны «Ашыгыч ярдәм» алып китә. Бу хәбәрне ишетүгә хастаханәгә очып барып җиткән Фәрзәнәгә табиб: «Бигрәк тиз килеп җиттегез», – ди.
«Балагыз авырса, сез шулай эшләмәс идегезмени?!» – ди кыз…
– Икенче юлы Таһир авырып китте. Температурасы 39 га җитте. Төне буе йокламадым… Мин хәзер югары температураны төшерә беләм инде. Малайларның аяк киемнәренең дә, өс киемнәренең дә үлчәмнәрен беләм, тик үзләреннән башка алмыйм. Чөнки ошамаса, кимәскә мөмкиннәр. Самат киемне хәзер кибетләрдән үзе эзли, таба да, миңа: «Ярыймы, алыйммы?» – дип фотосын гына җибәрә. Туганнар да, тирә-күршеләр дә үзләренең балаларыннан кечерәйгән кием-салымны кертеп кенә торалар: берсеннән дә баш тартмыйбыз. Гомумән, минем өчен ярдәмнең зурысы, кечкенәсе юк: кемдер Таһирны мәктәптән алып кайта, аның белән кинога бара, дәрес әзерләшә, кемдер безгә җиләк, помидор, алма кертә… Барысына да рәхмәтлемен! Балалар сырхауханәсе дә, мәктәп тә гаиләбездә булган хәлләрдән хәбәрдар – һәркайда хәлебезгә керергә тырышалар.
Ике яктан да туганнар, безнең язмышка битараф булмаган кешеләр күп. Әнинең вафатына – бер, әтинең арабыздан китүенә дүрт ел тулуны мәчеттә зур итеп уздырдылар: йөздән артык кеше килде. Самарадагы бөтен татар оешмалары безгә бертигез булыша…
 Таһир 1 нче класска керер алдыннан өйләрен азрак үзгәрткәннәр: хәзер һәркайсының аерым бүлмәсе бар һәм аны һәркем үзе җыярга тиеш. Самат, ир-ат буларак, йорт, мунча өчен җаваплы. Таһир гөлләргә су сибә, мәчене ашата. Ашарга пе­шерү, савыт-саба юу, тузан суырту кебек эшләрне бергәләп эшлиләр: кем кайсын булдыра. Энекәшләре моңсуланмасын өчен кечкенә генә булса да бәйрәмнәр оештырырга тырыша Фәрзәнә: туган көнегезгә Мәскәүне күрсәтәм дип вәгъдә биргән булган – алып барган! Малайлар беренче тапкыр самолетта очкан. Салоннан иң соңгы пассажирлар булып чыкканнар, һәм көтмәгәндә аларны… пилот үзенең кабинасына чакырган. Таһирга үзенең урынына утырырга, штурвалны тотып карарга рөхсәт иткән. Туган көнгә тагын бер зур бүләк булган!
– Баланы бер генә әти-әни дә гел ачуланып үстерми. Ярату сүзләрен мин дә еш әйтәм. Авыр чакта, баш-ка бүлмәгә кереп, иң элек үземнең эмоцияләремне тәртипкә салам, аннары гына малайлар белән сөй-ләшәм. Таһирны көн дә берничә тапкыр кочакларга тырышам. Беренче елны без икәү бергә йокладык. Хәзер дә кайчак: «Апа, синең урын йомшаграк!» – дип яныма килә. Әле песине дә ала… 
Мәктәпкә озатканда бер-беребез-гә яхшы көн телибез, кочаклашып аерылышабыз, һәрвакыт үбеп алам. Йоклар алдыннан ул да мине көн дә үбәргә керә… Бу көннәрдә балалар бакчасында практика узам: ул миңа энеләремне тагын да ныграк аңларга ярдәм итә шикелле… Әти белән әнине алар, әлбәттә, сагыналар. Без бу хакта ачыктан-ачык сөйлә-шәбез – ул темадан качмыйбыз. Таһир әтине азрак кына хәтерли,ә әнине инде, әлбәттә, онытмаячак. Без кичергән бу фаҗига алар күңелендә гомерлек тирән ярага әйләнмәсен – энекәшләрем үз-үзләренә ышанычны югалтмасын дип тырышам. Мин аларның бү-генгесе өчен дә, киләчәге өчен дә җаваплы. Үзем өчен берни сорый алмыйм, әмма балаларга кагылса, мине берни дә туктатмый хәзер.
Мин – аларның, ә алар минем иң якын кешеләрем… Саматның дуслары аның апасы икәнемне белә. Таһирга гына балалар арасында:
«Бу минем әнием түгел, апам», – дип әйтергә авыррак әле аңа.
«Апам диюдән оялма», – дип өйрәтәм…
Фәрзәнә Мәхмүтова – Самара өлкәсе «Туган тел» һәм «Дуслык» татар җәмгыятьләренең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе. Самара өлкәсе яшьләр хөкүмәте командасында да эшли. Ул – Казанда узучы «Татар яшьләре көннәре-2022» лидеры. («Татар яшьләре көннәре»нә әти-әнисе аны үзләре белән беренче тапкыр 3 яшьлек чагында ук алып баралар. Ә бу көннәр вакытында татар яшьләре лидерын сайлауны 2006 елда нәкъ менә әтисе тәкъдим итүен ул узган ел гына белгән әле.) Быел Фәрзәнә яз көне Казанда студент кызлар арасында үткәрелүче «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесендә катнашты һәм җиңү яулады. Ә көзге якта ул инде Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналында катнашучылар арасында иде: төрле төбәкләрдән килгән утыздан артык кыз арасында финалга катнашу хокукын яулап алды.
– «Татар кызы»на мине Самарадагы татар оешмалары әзерләп озатты: костюмнарым башка катнашучыларныкыннан ким түгел иде. Малайлар кая барганымны, нигә барганымны белә: өйдән беркайчан да «киттем», дип кенә чыгып китмим. Мин булмаганда апа-абыйларны тыңларга, дәрес калдырмаска, өй эшләрен әзерләргә кирәген дә беләләр. Кая гына китсәм дә, көн саен шалтыратышабыз: алар – миңа, мин аларга отчет бирәм. Бәйгенең ярымфиналы август ахырында узды: Самат белән Таһир да ул көннәрдә Казанда, «Милләтебез хәзинәләре» лагеренда булдылар. Пенза шәһә-рендә узган финалга киткәндә өйдә алар белән әнинең ике апасы калды. 
Бәйгедә катнашучы кызларга ике энемә опекун булуым турында белгертмәскә тырыштым. Аз гына буш вакыт булдымы, өйгә шалтыратам: энеләремнең әле берсе, әле икенчесе белән сөйләшәм. Таһир дәресне миннән башка әзерләми – ул көннәрдә дә өй эшләрен читтән булса да үзем караштым, үзем тикшердем. Иркәлим дә бугай мин аны… Таһир: «Апа, мин синең өчен дога кылып торам!» – дип тә шалтыратты әле. Ул догаларны Самат белән миннән күбрәк белә – каникулларда авылдан өйрәнеп килә… Кызлардан серне шулай итеп саклап бетереп булмады. Гаҗәпләнеп калдылар: «Син аларга әни шикеллеме?» – диләр… Чат саен үземнең опекун икәнемне сөйләп йөргәнем юк. Минем белән кызыксынган кеше бу хакта социаль челтәрләрдән дә белә ала. «Өчәү генә яшиләр икән… Ничек яшиләр икән?» – дип апты-рый иде күпләр башта, хәзер инде ияләштеләр бугай. Гадәттә, яңа танышлар гына бу хакта белүгә:
«Ә сиңа соң ничә яшь?» – дип сорыйлар.
Бәйгенең финал-тамашасын карарга Пензага кызларның әти-әниләре, туганнары килде. Ә мин укыган университет, юлга билет алып, өч группадашымны җибәрде. Чәчәкләр тотып, сәхнәгә яныма алар менде. Тамаша тәмамлануга, Самарадагы татар оешмаларыннан чәчәк бәйләме килеп җитте… Ярымфиналның иҗади конкурсына «Оныта алмыйм» җырын әзерләдем. Күңелемнән аны әти белән әнигә багышладым… Әни гел Рөстәм Яхин романсларын башкара иде. Ә бу аның иң яраткан җыры. Әти белән икесенә дә кадерле ниндидер хатирәләр белән бәйле иде бугай ул. Әти киткәч, аның бу җырны җырлаганын башка ишетмәдем…

…«Иҗтимагый эшләрдә, бәй-геләрдә катнашу бик күп вакытны сорый, әмма мин өлгерергә тырышам, чөнки алардан үземә энергия алам», – ди Фәрзәнә. Тагын бер сәбәбе бар: татарлар җыелган нинди генә чарага барса да, күпләр анда аңа: «Фәрхәт кызы», дип дәшә. Шушы кешеләр аша әти-әнисе белән аралашкан кебек тоела – Фәрзәнә шуңа да үзен ялгыз хис итми. Аларны фәрештәдәй саклап торучы әти-әнисе дә каядыр якында гына кебек…
 

https://syuyumbike.ru

В канун Нового года, 26 декабря, жители села Алькино провожали своих земляков, которые отправились на выполнение специальной военной задачи

Два добровольца, движимые чувством долга, решили встать на защиту своей страны. Они сделали это, чтобы сохранить мир и спокойствие на нашей земле. Провожая их, сельчане выражали свою поддержку и надежду на их скорое возвращение с победой. Они обнимали отважных воинов, желая им удачи и благополучия.

Похвистневский район

Губернатор вручил участникам программы «Школы героев» партийные билеты политической партии «Единая Россия»

“Вчера прошла итоговая в 2024 году конференция Самарского регионального отделения Всероссийской политической партии «Единая Россия» где Губернатор вручил участникам программы «Школы героев» партийные билеты! Это огромная честь и серьезная ответственность. Вступая в партию, я обязуюсь работать на благо жителей Самарской области, вкладывая все силы и знания в её развитие.
Губернатор поручил – обеспечить контроль за строительством, реконструкциями и капитальными ремонтами в регионе.”

Ринат Калимуллин



Васил Шәйхразыев быел гаиләсендә булган шатлыклы вакыйга турында сөйләде

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашуда быел гаиләсендә булган шатлыклы хәл белән уртаклашты. Гаилә сугышта һәлак булган бабаларын эзләп тапкан.

«Безнең гаилә өчен бу – зур горурлык. Әти ягыннан бабабыз Шәйхрази Арсланов 1942нче елда Сталинград янында башта югала, аннан һәлак була, дип белә идек. Без 80 ел аның каберен эзләдек, быел таптык. Сталинград өлкәсенә Волгоград – авт.) бардык, каберенә исем-фамилиясен яздык. Хәзер кайда күмелгәнен беләбез, анда барып, дога кыла алабыз. Бабайның кабере табылу – безнең гаилә өчен шатлык», – дип сөйләде ул.

Җитәкче бабаларының каберен ничек эзләп табуларын сөйләде.

«Монда иң зур авырлык нидә булды? Ул – рядовой, аның дәүләт бүләкләре булмаган. Офицер булса, дәүләт бүләге алган булса, мәгълүмат архивта булыр иде. Иң зур ярдәмче – Сталинград өлкәсендәге хәрби комиссариат һәм дуслар булды. Сталинград архивында мәгълүмат табылды, ул яраланган, госпитальдә булган. Госпитальдә һәлак булучылар җирләнгән туганнар каберлегендә табылды. Безнең өчен, безнең авыл өчен зур вакыйга булды», – диде ул.

https://tatar-inform

Кечкенә өйнең олы тарихы


Совет Нурлаты авылында яшәүче Миннияз Хәйрулла кызы Ильмухина белән Ринад Әхмәтҗан улы Мәхмүтшиннарның гаилә корып яши башлауларына быел 60 ел тулган булыр иде. Кызганыч, әтиебез гүр иясе булганга 24 ел вакыт узды инде, урыны җәннәттә булсын.

Бибикамал әбиебез бик укымышлы, гыйлемле кеше иде, өебездә һәрвакыт догалар, намазлар укылды. Әллә шуңа, әллә Советлар законыннан куркып, бүтән кертүче булмагангамы, авыл картлары, 1966 елда безнең өйдә җыелып, намаз укый башлаганнар. Совет Нурлатында мәчет булмаганга күрә, безгә Иглай поселогыннан да, Урта поселоктан да картлар килеп йөргәннәр. Аларның бер җомганы да калдырмыйча намаз укуларын мин әйбәт хәтерлим. Ә ул заманнарда ярамый торган хәл иде бит бу.

Өебез гади генә, башкаларныкы кебек үк, ике бүлмәле иде. 1954 елда чыккан зур янгыннан соң йортыбызны яңадан тергезеп, бабабыз нигезен таратмаганнар. Зур бүлмәдә – плитәле мич, ә икенче ягында зур мич иде. Шушы бәләкәй генә өебезгә егерме-егерме бишләп ап-ак оекбашлар кигән ак сакаллы картлар, зур ак намазлыкларга басып, намаз укыйлар иде. Элеккегедән килгән азан тавышын ишетеп үскән балалар без, әлхәмдүлилләһ. Хөсәен хәзрәт, Кыям хәзрәт, Насыйбулла хәзрәт, Минхәйдәр хәзрәт укыганнары хәзер дә колагымда яңгырый сыман.

Ә гает көне – иң көтеп алынган олы бәйрәм иде безнең өчен! Ул бәйрәмгә әзерләнү безнең әни өстендә иде. Колхоз эшендә дә, бакчада да эш җитә бит, югыйсә! Ничек өлгергәнмен икән, дип үзе дә шакката. Кичтән әзерләп куелган матур күлмәк кидереп, яулыклар бәйләтеп өч кызын, түбәтәй кигән ике малаен плитә миче артына кертеп утырта иде. Намаз тәмамланганчы тыныбызны да чыгармыйча, шылт та итмичә утыра идек шунда. Гает намазларына килгән халык ике бүлмәгә шыплап тула, ә сыймаганнары урамда укыйлар иде. Шул вакытларда гаеттән соң бабайлар, сәдака итеп, тиенлек тимер акча сибәләр иде, бер көтү җыелган бала-чага шау-гөр килеп җыеп ала идек.

1980 еллар азагында авылыбызда беренче мәчет ачылды. Төрле дөнья мәшәкатьләре сәбәпле мәчет эшләмәгән чакта авыл картлары кабат безгә – Мәхмүтшиннар йортына җыелалар иде. Өебездә кабат азан тавышы яңгырый!

Әнием Миннияз шул нигездә шатлыклы вакыйгаларны да, кайгыларны да күрде. Тугыз айлык яшь баласын соңгы юлга озатырга туры килде, төпчек малаен Чечня сугышыннан көтеп ут эчендә янулары да әти белән әнигә бик авыр булды. Улларының исән-сау кайтып, шатлыклы күрешүләре дә шушы нигездә булды. Тик менә әтиебез генә арабыздан вакытсыз китте шул… Әтиемне 59 яшендә бакыйлыкка озаткач, дүрт елдан 90 яшькә җиткән Гәйшә әбиебезне, кайнанасын җирләде әниебез, бер-бер артлы Унсигез яшьлек бертуган ике оныгын да соңгы юлга шушы ни¬гездән озатырга туры килде…

Шушы нигезне саклап, яңартып торгангадырмы, ак яулыклы мәрхүм әбиләребез, безнең өчен иң кадерле кешебез булган әниебезнең төшләренә кереп, елмаеп, рәхмәтләрен белдерәләр. Әниебезгә безне гаиләләребез белән озак еллар шулай исәнлектә каршы алып, догалары белән озатып, шатлыклы күрешүләр теләп торырга насыйп булса иде.

Әлеге язманы автор Әлфия Мәхмүтшина әниләре Миннияз, әтиләре Ринад Мәхмүтшиннарга һәм әби-бабаларына багышлый.


Бердәмлек

https://matbugat.ru

Соболезнования семьям погибших и пострадавшим в связи с крушением самолета  авиакомпании Azerbaijan Airlines от Канюкаева Фахрутдина

Мы выражаем наше глубокое соболезнование семьям тех, кто погиб в результате крушения самолёта  авиакомпании Azerbaijan Airlines. Наши сердца и мысли с вами в этот тяжелый период горя. Надеемся, что пострадавшие быстро восстановятся и вернутся к нормальной жизни. Мы с вами.

С уважением,

Президент СРТОО «Дуслык» («Дружба») член Бюро Национального

Совета Всемирного конгресса татар Ф.Б. Канюкаев и СРТОО “Дуслык”

Утром 25 декабря в аэропорту Актау потерпел крушение пассажирский лайнер «Азербайджанских авиалиний» Embraer 190AR. Самолет вылетел из Баку, но не смог приземлиться в Грозном из-за сильного тумана. Экипаж принял решение идти на Махачкалу, сообщив диспетчерам о «нештатной ситуации на борту» из-за удара стаи птиц. Далее самолет стал терять управление, командир экипажа вновь изменил курс — на Актау. На борту самолета находились 67 человек, по последним данным, выжить удалось 29 из них. После падения на руле высоты и хвостовой части обнаружили сквозные отверстия. По материалам материалам «Газеты.Ru».

Лазюк Рәмзия Камил кызын туган көне белән котлыйбыз

Хөрмәтле Рәмзия Камил кызы !

Сезне бүгенге матур бәйрәм – туган көнегез белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез! Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, саләматлек, эшегездә күптән-күп уңышлар телибез. Бүгенгедәй сау, яшь, матур булып яшәгез! Сезне җәваплы эшегездә зур уңышлар көтсен, сез – зур хөрмәткә лаеклы укытучы.

Сезнең 2″ Б ” сыйныф