Домой Блог Страница 26

«Жемчужинки Самары»

«Жемчужинка Самары» — это городское межнациональное мероприятие, приуроченное к Году семьи в России. Его цель — популяризация традиционных семейных ценностей и преемственности поколений среди лиц разных национальностей Самарской области.

В конкурсе “Жемчужинка Самары” участвуют три талантливые девочки татарского происхождения. Они не только красивы и обаятельны, но и обладают уникальными талантами, которые покоряют сердца зрителей.

Каждая из них стремится показать свою индивидуальность и умения на сцене, чтобы завоевать заслуженное признание и победу в этом конкурсе. С их искренними усилиями они уже сделали значительный вклад в разнообразие и красоту конкурса.

Татарские красавицы готовы доказать, что великолепие совмещается с талантом и умением проявить себя настоящей “жемчужиной” Самары. Их энергия не оставят равнодушными ни одного зрителя.

Мамышева Сагида Ренатовна – 8 лет.

“Увлекаюсь современными танцами, вокалом, народными танцами, шахматами, шитьем. Мечтаю в будущем стать доктором. Я четвертый ребенок в семье, и единственная , долгожданная дочка. Очень люблю своих родителей и братьев. Они всегда заботятся обо мне, и пришли поддержать меня на конкурсе. Выходные дни мы всегда проводим вместе всей семьей.
Пришла на конкурс потому что люблю очень сцену, выступления и люблю дарить людям праздник.”

Ибраева Муслима Равилевна – 9 лет.

“Учусь в самой светлой, как и её название, школе “Яктылык”. По национальности я татарка и очень горжусь этим. Мне 9 лет. Я очень люблю петь, рисовать и танцевать. Хожу на татарские танцы, робототехнику. Люблю читать книги Холли Вебб.
В семье я старшая и у меня ещё есть сестрёнка Малика и братик Ибрагим. Мы с сестрёнкой научили Ибрагима ходить и махать ручкой при прощании.
Когда я вырасту, я хочу стать учителем, как моя учительница Румия Агзямовна. И ещё моя мечта завести немецкую овчарку, которую назову Барни.
Участвую в таком замечательном конкурсе, потому что люблю яркие костюмы, выступать на сцене и люблю ,когда мне хлопают.
Думаю,что найду много друзей на этом конкурсе и познакомлюсь с другими национальностями.
Моя поддержка и вдохновение -это моя семья и моя школа “Яктылык “

Гиниятова Амина Ильшатовна – 8 лет.

“Увлекаюсь татарскими национальными танцами, каратэ, плаванием, очень люблю научные эксперименты и исследования, участвую в различных конференциях
В будущем хочу стать врачом, помогать людям
Я второй ребенок в семье, у меня есть старший брат и младшая сестренка.
Люблю своих близких, у нас всегда шумно и весело! Мы любим путешествовать, знакомиться с новыми местами, нам нравятся активные прогулки: летом на велосипедах, а зимой на лыжах, коньках, тюбингах. Я всегда чувствую поддержку и заботу своей семьи, они моя надёжная и прочная опора!
В конкурсе решила участвовать по совету своего наставника, любимого учителя – Исмагиловой Румии Агзямовны. Мне нравится быть активной! Горжусь тем, что я татарка, очень люблю наши традиции, культуру, свой народ и счастлива представлять его в таком конкурсе! Для меня это новый опыт, я уверена, что он будет очень ярким, интересным и увлекательным”

Всех приглашаем на Городское межнациональное мероприятия, приуроченного к Году семьи
«Жемчужинка Самары»

Приходите посмотреть на красоту, талант, харизму конкурсанток и конечно на торжество дружбы народов!

8 декабря по адресу : Воронежская 9 ГКУ «Дом дружбы народов»
Сбор гостей в 11.30- вас ждут  приятные сюрпризы, выставка, подготовленная участницами конкурса, фотозона с неповторимым национальным колоритом народов нашего города!
Начало мероприятия в 12:00
Вход бесплатный 0+

Жемчужинка Самары

Җиде буынга кадәр


Ата-бабалары сөйләгән истәлекләр нәсел җебе булып оныклары йөрәгенә кереп калса гына өзелми

Вафат булган кешене берәрсе хәтерләсә, ул әле исән, диләр. Ә инде гаилә тарихы да киләсе буыннарга барып җитсен дисәң, хатирәләрне сүзтезмәләргә төреп калдырсаң, тагын да яхшырак, аларны башкалар да укый ала, үткән заманнар да күңелләрдә тирәнрәк уелып кала. Бала үз гаиләсе тарихын, җиде буын ата-бабаларын белсә, гаиләдәге эшкә гайрәтле, сугышта батыр булган бабаларын хәтерләсә, үзе дә аларга охшарга тырышса, нәсел хатирәләре риваятьләргә әверелә. Ә инде үз гаиләң тарихына сакчыл карамасаң, соңгы вәкиле үлгәнче үк нәсел җебең өзелергә мөмкин.

Кызганычка, хәзерге заманда яшьләр нәсел шәҗәрәләре төзү белән әллә ни мавыкмыйлар. Әле яшьләр бу эшнең мөһимлеген аңлап бетермиләрдер. Шуңа күрә мин, Подбельск мәктәбе филиалы булып калган Мәчәләй авылы мәктәбе укытучысы Әлфия Миргалим кызы Таишева, балаларны генеалогия фәне белән таныштырырга кирәк дип, 6нчы сыйныф укучыларын хөрмәтле авылдашлары Галиулла Мәхмүтҗан улы Мамышев гаиләсе белән таныштырырга алып бардым.

Галиулла Мамышев 1941 елның 3 августында дөньяга килә. 1905 елгы әтисе Мәхмүтҗан сугышка кадәр умартачы булып эшләгән. 1941 елда, биш баласын һәм хатынын калдырып, сугышка киткән. Сталинград, Курск өчен сугышларда катнашкан, 1944 елда җәрәхәтләнеп, ике бармагын югалтып, туган авылына кайткан, башта умартачы, аннан төзүчеләр бригадасы бригадиры булып эшләгән, “Северный Ключ” совхозы эшчеләренә өйләр төзегән. 1965 елда пенсиягә чыккан.

Мәхмүтҗан Мамышев “1941 – 1945 Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм “Сталинград оборонасы өчен” медальләре белән бүләкләнә. Соңгы елларында бик каты авырып, 1977 елда вафат була.
Мәхмүтҗан Инсафетдиновичның улы Галиулла – әтисенең лаеклы дәвамчысы. Ул 1961 – 1964 елларда армия хезмәтен Төркмәнстан башкаласы Ашхабад тирәсендә үтә. Кыска вакытлы курсларны тәмамлагач, өч ел буе медсанчастьтә медбрат булып хезмәт итә.

В 1976 – 1987 елларда авыл Советы рәисе булып эшли. Бу чорда Мәчәләйдә Мәдәният йорты төзелә, Советская урамына асфальт түшәлә. Туксанынчы елларда Мулланур Вахитов исемендәге колхоз сөт, йомырка һәм йон тапшыру буенча планны үтәп киләләр.

Гаилә тормышында да бар да яхшы – тормыш иптәше Гөлсинә Гатаулла кызы белән менә дигән өч улларын үстереп, зур тормыш юлына чыгаралар. Гөлсинә ханым пенсиягә чыкканчы сыер савучы булып эшли. Галиулла ага 2012 елдан бирле Үзәк мәчет имамы булып дингә һәм халыкка хезмәт итә.
Галиулла Мәхмүтҗан улы 1965 елда ук, әле армиядән кайткан яшь кеше булуына карамастан, гаилә шәҗәрәсен төзи башлый. Менә очрашуга килгән укучыларны да ул генеалогия агачын төзү серләре белән таныштырды.

Балалар аны бик кызыксынып тыңладылар, күпсанлы сораулар бирделәр. Бу эшкә сезне нәрсә этәрде, дигән сорауга хуҗа болай җавап бирде:
– Әтием тәкъдим итте. Без аның белән бергә сызымнар ясый, ата-бабаларыбызны искә төшерә башладык. Ул вафат булгач та, мин бу эшне ташламадым. Хәзер инде гаилә агачыбыз тагын да үсеп китте – башта бабаларымны, хәзер инде оныкларымны урнаштырам.

– Генеалогия агачын ясаганда нинди кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин?
– Заманалары башка иде бит, күп документлар югалган, фотосурәтләр төшерергә фотоаппаратлар юк иде, бик күп мөһим даталар истә калмаган.
– Бу эшне башлаганда алдыгызга нинди максатлар куйган идегез?
– Дәвамчыларыбыз ата-бабаларын онытырга тиеш түгел. Без генә түгел, оныкларыбыз да үз тамырларын белергә тиеш. Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк, шуны белегез.

– Үсеп килүче буын кешеләренә ниләр теләр идегез?
– Яхшы укыгыз. Илебезгә хәзер укымышлы, алга карап эш итүче кешеләр кирәк. Туганнарыгыз белән аралашыгыз, кем нәрсә белән яши, нәрсәләргә омтыла – болар барысы да тормыш барышында кемнең кем буласын күрсәтә. Илебезне саклагыз. Хәзер инде сез илебенең сакчылары булачаксыз.


Автор: Әлфия Таишева

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”

Тормыш китабын укысаң…

Илдар һәм Дания Иваевлар илленче гаилә бәйрәмнәрен каршыладылар

“Тормыш китабын укысаң,
Белер идең барын да,
Ләкин ул язылган, диләр,
Әнкәйләр карынында”, – дип җырлый Ринат Рәхмәтуллин.
Дания ханымнан илле еллык гаиләләре турында сораша башлаган идем, ул сүзен ерактанрак, әбисе-бабасы тормышыннан башларга булды. Аның газиз әнкәсе Нәкыя Сергиевск районының Алимовка авылында туган. Дүрт яшенә җиткәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисе колхоз председателе булып эшләгәнлектән, аңа бронь бирәләр. Ләкин ул үз теләге белән фронтка китә. Озак та үтми, Рәшит исемле өченче баласын карынында йөрткән хатыны Рабигага “Хәбәрсез югалды” дигән коточкыч хәбәр килеп ирешә. Еллар буе өзелеп көтсәләр дә, кайтмый Нәкыяның әтисе. Тик, сугыштан соң инде байтак вакыт үткәч, Смоленск өлкәсенә командировкага барган Рәшит әтисенең каберен эзләп таба һәм, чәчәкләр куеп, рухына догалар укып кайта.

Ә сугыш вакытында Рабигага бик авыр була. Ашарларына – аш, кияргә кием калмагач, тол хатын, уллары Рафак белән Рәшитне һәм кызы Нәкыяне алып, туган авылы Иске Мәчәләйгә кайтып егыла.

Әти канаты астында үсү бәхетеннән мәхрүм булган Нәкыя нәкъ әнисенең язмышын кабатлый. Аны унҗиде яшеннән Яңа Мансур егете Мирсәехҗанга кияүгә бирәләр. Ләкин ир, биш баласын – Дания, Раилә, Гадилә, Лилия һәм Эмильне ятим калдырып, вафат була. Рабига да туганнары яшәгән Иске Мәчәләйгә кайтып урнаша. Тормышы җиңел булмаса да, анда таяныр кешеләре – әнисе һәм олы абыйсы Рафат бар. Кызларга, әниләре белән беррәттән, ирләр эшенә җигелергә туры килә. Ә икенче яктан караганда, язмыш Данияне шулай олы тормышка әзерләгән, чыныктырган күрәсең. Аллаһы Тәгалә аңа бәхетнең зурысын хәзерләп куйган булган икән. Кыз Подбельск педучилищесына укырга керә, югары максатлар куйган студент тырышып укый. Ә бервакыт дус кызының туган авылы Үрнәккә кунакка баргач, бию кичәсендә машина йөртүче булып эшләүче Илдар Иваев белән таныша. Егет кызны күргәч тә гашыйк була. Дөрес, акыллы, басынкы холыклы егет тә кыз күңеленә хуш килә. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Подбельскидагы спорт залында шөгыльләнгән Үрнәк егетләре күп педучилище кызларының “башларын әйләндерәләр”.

– Мин генә түгел, Подбельскида укучы курсташ кызларымның да күбесе шушы авылга килен булып төштеләр, – дип көлеп сөйли Дания ханым.
Диплом алгач, Данияне Малый Толкай авылына эшкә билгелиләр һәм алар Илдар белән шушы авылда төпләнеп калалар. Биредә аларның мәхәббәт җимешләре – Рузалия белән Рафаэль туа. Яшь әти белән әни, читтән торып, югары уку йортлары тәмамлыйлар. Сабый чагыннан тормыш нужасын күреп үскән Даниягә, үз гаиләсен төзегәч, бәхет капкасы ачыла. Ире гаилә җанлы, бик тә яхшы кеше булып чыга, Даниясен гомере буе яратып, хөрмәт итеп яши.

Илдар Ибраһим улы инженер, ә Дания Мирсәехҗан кызы коррекцион мәктәптә укытучы булып хезмәт итәләр. Лаеклы ялга чыккач, Илдар әфәнде эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый, алар шәхси теплицаларында яшелчә үстереп табыш алалар.

Менә шулай матур гына гомер сәгатьләре алга бара. Кызлары Рузалия дә, уллары Рафаэль дә күптән инде үз гаиләләре белән Санкт-Петербургта яшиләр. Алар әби-бабайга өч онык бүләк иткәннәр.
Илдар үз әти-әниләрен дә онытмый, хатыны белән Үрнәк авылына еш кайтып йөриләр, Ибраһим ага белән Мәфрүзә әбигә гел ярдәм итеп торалар. Алар картайгач, төп нигезгә кайтып урнашалар. Мәфрүзә әби мәңгелек йортка күчкәч, Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим бабай озак яши әле. Ул 94 яшен тутырып, риза-бәхиллеген биреп, дөнья куя. Илдар белән Дания, әти-әниләренең васыятенә тугры калып, бүгенге көнгә кадәр төп йорт нигезен саклап, туганнарын һәм үз балаларын каршылап, кунак итеп, Коръән ашлары үткәреп яшиләр.

Улы Эмильне мәңгелек йортка озаткан Нәкыя әби дә картлык көнендә кызлары Дания, Раилә, Гадилә, Лилия тәрбиясендә яши.
Әңгәмәбез ахырында Дания ханым хәләл җефетенә бик рәхмәтле булуын белдерде:
– Илдар миңа сөйгән яр гына түгел, ярдәмчем дә, олы таянычым да була белде. Әле дә, кая барырга кирәк булса, шундук киенеп чыга да, машинасына утыртып алып китә, беркайчан ялындырып тормый. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Күптән түгел генә авылыбызның 100 еллык юбилеен шаулатып-гөрләтеп үткәрдек. Өлкәннәр көнен, дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез. Авылда клуб булмаса да, тик ятмыйбыз, заман белән бергә атларга тырышабыз. Авыл кешеләре бу эшләребездән бик канәгать, – дип сөйләде.

Очрашуыбыз тәмамлангач, хуҗалар мине озатырга чыктылар. Урамда чалт аяз зәп-зәңгәр күк йөзе, җиргә алтын яфраклар түшәлгән. Менә шундый матур көнне башланган Иваевлар гаиләсенең дә көзе шундый ук матур һәм озын булсын иде. Лаеклы кешеләргә лаеклы тормыш насыйп итсен Аллаһы Тәгалә. Алдагы көннәрдә бала-ларының рәхәтендә, игелекле гамәлләр кылып, рәхмәтләргә төренеп, исән-имин яшәргә язсын иде!

автор: Нурсинә Хәкимова

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”

Поздравляем с днём рождения Мамышева Рената Сафиулловича

Ренат Сафиуллович – человек с активной гражданской позицией, настоящий патриот своей Родины, прекрасный супруг, заботливый отец четверых детей. Сегодня его с днём рождения поздравляют его любящая семья и лучшие друзья.

Сегодня особенный день — день, когда на свет появился ты, наш любимый, дорогой муж и папа. От всей души хотим поздравить тебя с юбилеем! Желаем, чтобы в твоём окружении всегда были светлые, искренние люди и верные друзья, которые всегда поддержат в сложной ситуации. Пусть вера в себя никогда не покидает, уверенно иди только вперёд. Успехов тебе во всех начинаниях. Всегда принимай верные, обдуманные решения, которые помогут достичь целей. Мы знаем, что ты можешь многое, и мы всегда будем рядом — заботиться о тебе и поддерживать!

Алсу,Әмир, Ислам, Кәрим , Сагидә

Поздравляем с днем рождения, дружище! Желаем, чтобы у тебя было всё то, о чём ты только мечтаешь, и то, что будет делать тебя счастливым. Пусть у тебя всегда будут силы для достижения твоих целей, никогда не думай сдаваться! Желаем быть сильным, здоровым, любимым, и пусть к тебе притягиваются только такие же хорошие люди, как ты сам!

Твои верные друзья

Мәктәп ябылса, авыл да бетәрме?

Алтын көзнең аяз бер көнендә Мәчәләйгә киттем. Асфальт юл буендагы авылларны барлыйм: күбесе туксанынчы елларда ук таркалган, беришләре көч-хәл белән тернәкләнеп китә алган. Бүген инде бу авыллар аякларында нык басып торалар: уңганрак крестьян халкы фермер хуҗалыклары оештырып җибәргәннәр – элеккеге колхоз җирләрен үз тракторларында сөреп чәчәләр, көзен мул уңыш җыеп алалар, мал-туар асрау өчен фермалар төзиләр…

Әнә, язын чәчеләчәк җирләр туңга сөрелгән, ә уҗым бодайлары ничек матур булып күтәреләләр дә инде. Безгә, авыл кешеләренә, шушы хозурлыкны күрү дә – зур бәхет…

Мәчәләйдә мине җирлек башлыгы бик җылы каршы алды. Равил Фәрит улы Уразмәтов бик ачык кеше. Сөйләшеп киттек.

Равил Уразмәтов

– Равил Фәритович, тормышларыгыз матур күренә бугай?

– Зарланмыйбыз әлегә. Җирлегебезгә Иске Мәчәләй, Үрнәк бистәсе һәм Подбельск авыллары керә. 
1851 елда авылыбызга беренче нигез ташы салынган. Бүгенге көндә биредә меңнән артык кеше яши. Картлар байтак инде, алай да эшче кешеләр дә җитәрлек. 

Биредә тугызъеллык мәктәп, балалар бакчасы, табиб офисы, дүрт мәчет, ике катлы Мәдәният йорты һәм кибетләр эшләп тора. Электроэнергия, интернет, су, газ үткәрелгән, юлларга асфальт түшәлгән. Мәчетләребездә төрле дини бәйрәмнәр уза, ел саен шаулатып-гөрләтеп Сабантуйлар үткәрәбез. Үз җиребездә рәхәтләнеп яшәү өчен бөтен уңайлыклар да булдырылган. 

– Яшьләр авылда каламы соң?

– Соңгы елларда авылда калучылар юк дисәм дә, ялгышмам. Яшьләрне күбрәк шәһәр тормышы кызыксындыра. Ә менә авылда яшәүче халык бик тырыш һәм эшчән, һәрберсенең үз шөгыле бар. Мәсәлән, Наил Субеевның пилорамасы күп еллар эшләп тора. Бертуган Ринат һәм Равил Искәндәровлар һәм Хәлиулла Мамышев “Восток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшен дә алып баралар, үз хуҗалыкларында да хезмәт куялар. Ришат Бадамшин һәм Ринат Иваев күп итеп терлек асрыйлар, мал азыгы чәчеп үстерәләр. Абдулла Исмәгыйлев йорт хуҗалыгында терлек асрый, теплицасында яшелчә үстерә. Сәйфулла Бәхтиев та кыяр-помидор сатып табыш ала.

– Яшьләрне авыл хуҗалыгы белән кызыксындыру чарасы итеп нинди дә булса ярдәм биреләме соң?

– Андый ярдәм бар. Мәсәлән, җаваплылыгы чикләнгән “Восток” җәмгыятенең баш агрономы булып эшләүче Ригил Яхинга өр-яңа өй төзеп бирдек. Әгәр авылда калырга теләүче яшьләр булса, аларга да йортлар салачакбыз. Терлек асрар өчен субсидияләр бирелә, төрле грантлар оту мөмкинлеге дә бар. Минемчә, авылда яшәүче тырыш кешеләр хур була алмый. Ялкауланмаска гына кирәк. 

– Равил Фәритович, ә бүген авылыгызда нинди һөнәр ияләре җитми?

– Әйе, эшче кадрлар җитми шул. Авылыбызга укытучылар, почта бүлеге һәм социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре, кибетчеләр, терлекчеләр кирәк…

Җирлек башлыгы белән хушлашып, җаваплылыгы чикләнгән “Восток” авыл хуҗалыгы предприятиесенә юнәлдем. Биредә мине предприятиенең генераль директоры Ринат Искәндәров каршы алды. Нинди эш белән йөрүемне белгәч, хуҗалыгы белән таныштырды:

– Өч мең гектар җиребездә арпа, солы, бодай, көнбагыш, җитен, чечевица һәм терлек азыгы үстерәбез. Җир эше түземлек һәм гайрәт таләп итсә дә, тырышып  эшләсәң, уңыш көттерми. Техника да җитәрлек, кешеләребез дә эшчән.  Энем Равил миңа нык ярдәм итә. Хәлиулла Мамышев – баш инженер, Хәлиулла Мәгъсутов сугым маллары фермасы  белән идарә итә, ә Вячеслав Предков – терлекче. Язгы чәчү, урып-җыю вакытында авылдашлар булышалар. Барысына да зур рәхмәт.

Ринат Искәндәров

– Ринат әфәнде, авыл хуҗалыгында гына  эшләп тормыш алып барып буламы?

– Гомерен бушка уздырганчы, үз җирендә эшләп, иген игеп, мал-туар үрчетеп көн күргән кешенең бөлгенлеккә төшүен күргәнегез бармы? – дип сорауга сорау белән җавап бирде хуҗалык җитәкчесе. Ятларны китергәнче, үз җиребезгә үзебез хуҗа булып, туган авылыбызны таркатмаска тырышып яшибез. Ата-бабаларыбыздан мирас булып калган газиз җирләребездә ашлык үстерүдән, мал асраудан да изгерәк эш юктыр, дип исәплим. 

– Чит җирләргә китүчеләрне авылга кайтару өчен кызыксындыру чаралары бар дип ишеттем?

– Бу проблема тулысынча чишелмәгән әле. Яшьләр шәһәр тормышына кызыгалар. Анда авыр шартларда яшәсәләр дә, авылга кайтырга атлыгып тормыйлар. Дөрес, ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә берсе дә шәһәрдә калмый, барысы да ашкынып кайтып җитәләр. Ә кызыксындыру чаралары бар алар. Авылда калыйм дигән кешегә өй төзеп бирәбез. Хезмәт хакларына өстәп, биш – унбиш меңгә кадәр акча түләнә.

Яшьләр шәһәр тормышына кызыгып, вакытларын заяга уздырып йөргән арада, Мәчәләйдә эш бар дип, читтән алты гаилә килеп урнашты. Менә шушы төрле милләт кешеләренең балалары хакына яши дә инде мәктәбебез. 

Безнең авыл халкы җигелеп эшли дә, матур итеп ял да итә белә. Хөкүмәт ике катлы Мәдәният йортыбызга зур ремонт ясап бирде. Мәдәният йорты мөдире Жанна Әмирова төрле бәйрәм чаралары үткәрә, Татарстаннан да артистлар килеп, күңелебезне ачып китәләр. Авылда күбрәк өлкән һәм урта буын кешеләре яшәсәләр дә, Мәдәният йортына бик теләп йөриләр. Әлегә менә шулай яшибез, ә алда авылыбызны ни көткәне билгеле түгел, – дип йомгаклады сүзен Ринат әфәнде.

Күптән бу якларга килеп чыкканым булмаган икән. Булганнан бар да була, ди бит татар халкы. Биредә уңышлы гына эшләп ашау өчен бик зур үзгәрешләр барлыкка килгән. Заман таләпләренә җавап бирерлек офис, эшчеләр өчен зур ашханә төзеп куйганнар. Икмәк саклагычлары, сушилкалары бар, өр-яңа техника да җитәрлек. Аяк астында пычрак-фәлән юк, бөтен җиргә асфальт җәелгән. Ялт итеп тора бар ягы да.

Килгән-килгән, мәктәпкә сугылмыйча китеп булмый инде. Вакыты тар булса да,  күп еллар мәктәп директоры булып эшләүче Әлфия Шамил кызы Субеева берничә соравыма җавап бирергә риза булды. 

– Мәктәбебез 1969 елда төзелгән. Аның илле еллык юбилеен матур итеп үткәргән идек. Бик күп кунаклар, укучылар һәм лаеклы ялда булган коллегаларыбыз килде юбилейга. Тиздән инде илле биш еллыгын да шулай ук матур итеп каршыларбыз, дип ышанабыз.

Ә бит 2010 елда мәктәбебез бөтенләй ябылу чигенә килеп терәлгән иде. Шул чакта эшкуар авылдашыбыз Фәхретдин Канюкаев ярдәме һәм әти-әниләр тырышлыгы белән мәктәбебезне саклап кала алдык. Бик зур рәхмәт барысына да. Шундый ярдәмчеләребез булмаса, ни хәл иткән булыр идек?! Ләкин артка чигенеш тә булды: унберъеллык мәктәбебез тугызъеллыкка әверелде. Аның каравы, мәктәп каршында балалар бакчасы ачылды.

Тугыз сыйныфны тәмамлаган укучыларыбыз, Подбельск һәм Савруха мәктәпләренә йөреп, укуларын дәвам итәләр. Быел безнең мәктәптә утызлап укучы белем ала. Алты бала бакчада тәрбияләнә. Коллективта барлыгы унбер хезмәткәр.

– Татар теле укытыламы соң?

– Әлбәттә! Бу фәнне тәҗрибәле педагог Зөләйха Мөяссәрова укыта. Татар теле факультатив рәвешендә генә калдырылса да, без аны дәрес буларак укытабыз. Шулай булса да, укучыларыбыз татар теле буенча үткәрелгән олимпиадаларда, төрле чараларда бик теләп катнашалар, дәрәҗәле исемнәргә лаек булалар. Спортта да сынатмыйлар, еш кына призлы урыннар алып кайталар.

– Мәдәният һәм сәнгать тә аксамыйдыр бит?

– Әйе, ел саен балалар Сабан туе, Нәүрүз кебек милли бәйрәмнәр үткәрәбез. Халыклар бердәмлеге көне дә бик матур үтә, төрле милләт балалары үз җыр һәм биюләрен, шигырь сөйләү осталыкларын күрсәтәләр. Андый бәйрәмнәрдә әти-әниләр дә бик теләп катнашалар.

– Балалар аз булгач, хезмәт хакыгыз түбән түгелме соң?

– Юк. Киресенчә, аз комплектлы мәктәпләрдә хезмәт хакы югары. Яшь белгечләргә дә хөкүмәт өстәмә акча түли. Ә олы яшьтәге укытучыларны башка нәрсә борчый. Чөнки без – педагоглар, инде пенсия яшендә. Укытучылар җитешмәү сәбәпле, ике укытучы Подбельскидан килеп эшлиләр. Без исә, мәктәп бетсә, авылыбыз да бетә, дип, мөмкин кадәр озаграк пенсиягә чыкмаска, эшләргә тырышабыз. Максатыбыз акча эшләү түгел, авылыбызны яшәтү. Без китсәк, мәктәбебез укучыларын кем укытыр икән?! Яшьләр бәхет кошын эзләп, чит җирләрдә каңгырап йөриләр, авылга кайтырга теләмиләр. Быел авылда нибары бер бала туды, авылга башка милләт кешеләре килеп урнаша башлады. Киләчәктә бай тарихы булган татар авылы башка милләт авылына әйләнеп куймасмы, дип борчылам, – дип сүзен төгәлләде Әлфия Субеева.

Әлфия Субеева

Әйе, Әлфия ханымның борчуы бик тә урынлы. Ирексездән урынлы сорау туа: мәктәп бетсә, авыл да бетәрме, әллә киресенчәме? Минемчә, бу сораулар бер-беренә бик тыгыз бәйләнгән. Чөнки авылның да, мәктәпнең дә гомерен озайтучылар тик мәчәләйлеләр үзләре генә. 

Авыл язмышы – ил язмышы ул. “Кайда туган, шунда ярап куйган” дигән әйтемне беләсездер бит. Әнә, ял көннәре килеп җиткәч, яшьләр ашкынып авылга кайта, дип сөйли бит Ринат Искәндәров. Аның сүзләрендә хаклык бар. Дөресен әйткәндә, авылда эш була торып та, ипотекага батып, кысрык фатирларда яшәп, гаилә җылысы тоймыйча, көне-төне акча артыннан чабып, берничә урында эшләп газап кичкәнче, югары белем алгач та, туп-туры авылыңа кайтып, үз эшеңне башлап җибәрүдән дә яхшысы юк. Ә хөкүмәт яшь белгечкә өр-яңа өй дә салып бирсәме!? Эх, яшәрләр иде типтереп!

Очрашуыбыз ахырында Әлфия Шамилевна белән шушы мәктәптән чыккан шәхесләрне барладык: Әфган сугышында батырларча һәлак булган вертолётчы Абдулла Әитовның, Бөек Ватан сугышы ветераннары, гомер буе мәктәптә укытучы булып эшләгән Шамил Канюкаев белән Вәлиулла Моратовның исемнәре дә ташка уеп язарлык. 

Озак еллар җирлек башлыгы булып хезмәт иткән Равил Уразмәтовка, “Дуслык” җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаевка, спортчы һәм табиб Хөснулла Сапуковка да авыл тормышында зур урын алып торулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек

Региональный форум по вопросам профилактики экстремизма состоялся в Самарской области

25 ноября на базе Самарского национального исследовательского университета имени академика С.П. Королева в региональном центре развития публичной дипломатии и международных отношений имени Е.М. Примакова состоялся региональный молодежный форум по вопросам профилактики экстремизма на национальной и религиозной почве.

Организаторами мероприятия выступили: департамент внутренней политики Самарской области при поддержке Самарского национального исследовательского университета имени академика С.П. Королёва.

В форуме приняли участие 150 человек – это сотрудники и студенты вузов, а также представители национально-культурных общественных объединений Самарской области и органов местного самоуправления. Мероприятие посетила член СРТОО “Дуслык” Махмутова Фярзана Фархадовна.

На церемонии открытия форума проректор по воспитательной работе и молодежной политике Самарского национального исследовательского университета имени академика С.П. Королева Леонов Михаил Михайлович говоря о своевременности проведения форума отметил, что профилактика идеологии терроризма и экстремизма в современных условиях является очень важным мероприятием.

Выступление министра молодежной политики Самарской области Роговой Натальи Вячеславовны было посвящено профилактике экстремистских проявлений в молодежной среде, работе органов государственной власти, подведомственных учреждений, молодежных некоммерческих организаций и центров информационной безопасности. Особое внимание она акцентировала на проводящихся лекциях, мастер-классах на темы профилактики негативных социальных явлений в молодежной среде, а также мониторинге СМИ и авторских произведений современных авторов на предмет выявления возможной экстремистской деятельности в молодежной среде, элементов дискредитации СВО и вооруженных сил РФ.

Купцова Мария Владимировна, руководитель управления национальной и конфессиональной политики департамента внутренней политики Самарской области, в своем выступлении подчеркнула: «Исторически Россия является многонациональным и многоконфессиональным государством. И формулой межнационального согласия в настоящее время является укрепление единства российской нации, при сохранении этнокультурного многообразия народов Росси, на основе традиционных духовно-нравственных ценностей».

Говоря о важности работы с молодежью, она отметила, что «социальные медиа и соцсети оказывают большое влияние на молодежь, при этом некоторые из них размещают материалы, искажающие историческую память нашего народа. А дети и молодежь, порой, не обладают должным уровнем критического мышления и не готовы к фильтрации информации и правильной ее оценке».

В связи с этим, в рамках одной из секций форума, организаторами была предусмотрена работа с молодежью по изучению методов психологического противодействия чужому негативному влиянию.

С большим интересом участники форума слушали выступления участников СВО, лидеров религиозных организаций, которые на личном примере рассказывали молодежи причины, по которым необходимо беречь историю нашей страны, свою веру и защищать Родину.

Выступление Мельникова Андрея Владимировича, директора Координационного центра по вопросам формирования у молодежи активной гражданской позиции, предупреждения межнациональных и межконфессиональных конфликтов, противодействия идеологии терроризма и профилактики экстремизма Казанского (Приволжского) федерального университета вызвало оживленную дискуссию со студентами, в ходе которой выяснилось, что молодежь нередко сталкивается с конфликтами, по их мнению, имеющими национальный оттенок. Ребята узнали о том, как можно предотвратить конфликты, сформировать активную гражданскую позицию, противостоять идеологии терроризма.

Дискуссионный настрой продолжился на четырех тематических секциях форума.

Сотрудники вузов Самарской области на своей тематической секции обсудили наиболее актуальные для этой аудитории темы:

– «Об опыте работы Координационного центра Казанского (Приволжского) федерального университета»;

– «Актуальные деструктивные движения и способы вовлечения в них молодежи»;

– «О работе Координационного центра Самарского университета».

Представители религиозных конфессий, национальных общественных объединений Самарской области с участием студентов на круглом столе в рамках секции обсудили тему «Роль духовно-нравственного воспитания в гармонизации межнациональных и межконфессиональных отношений и недопущении экстремистских проявлений на национальной и религиозной почве».

С не меньшим интересом студенты самарских ВУЗов и представители национальных общественных объединений приняли участие в работе еще двух секций, на которых были обсуждены темы:

– «Психологические знания как средство противодействия экстремизму»;

– «Организация протестного движения. Как не стать жертвой чужого влияния»;

– «Русофобия. Русофобский дискурс и медиабезопасность: новые вызовы для России в условиях информационной войны»;

– «Мониторинг социальной напряженности и экстремистских проявлений. Прогнозирование вызовов и угроз экстремизма»;

Состоявшийся заинтересованный разговор представителей органов государственной власти Самарской области, религиозных конфессий, педагогических коллективов ВУЗов, национальных общественных объединений и самарского студенчества оказался весьма полезным и своевременным в условиях беспрецедентного внешнего давления на Россию, в том числе с использованием социальных сетей и мессенджеров.



https://www.samddn.ru

Они как солнышки светят своим ученикам

В школе “Яктылык” прекрасный преподавательский состав, но сегодня хочется выделить самых улыбчивых и ласковых классных руководителей 2 “Б” Рамзию Камильевну Лазюк и 4 “Б” Рахимю Ильдусовну Хайрову.
Они как солнышки светят своим ученикам и родителям.
Вчера они провели мероприятие посвящённое дню матери, для родителей своих классов. Эти две молодые учительницы всю свою любовь вложили в этот праздник. Рамзия Камильевна и Рахимя Ильдусовна отлично организовали праздничное мероприятие. Дети исполнили для гостей нежные песни и стихи, которые вызвали бурю положительных эмоций у всех присутствующих.

Эти учительницы не только прекрасно владеют своим предметом и умеют донести знания до учеников, но и создают теплую и дружескую атмосферу в классе. Они всегда готовы выслушать и поддержать каждого ученика, помочь разрешить любую проблему и поддержать в трудный момент.

Многие родители отмечают, что Рамзия Камильевна и Рахимя Ильдусовна не просто преподаватели, а настоящие друзья и наставники для их детей. Они обладают удивительной способностью создавать доверительные отношения с учениками и помогать им раскрыть свой потенциал.

В школе “Яктылык” важно не только получить знания, но и научиться быть добрым, отзывчивым и уважительным человеком. И в этом деле Рамзия Камильевна и Рахимя Ильдусовна являются прекрасными образцами для подражания. Их труд заслуживает искреннего уважения и признания.

Эльмира Мурхабинова

Татарстанга бардым әле…

Татарстанның Әлмәт районындагы Тайсуган авылы – әниемнең туып-үскән җире. Бала чагымда минем дә җәйге каникулларым шушы авылда, әбием куенында үтә иде. Бүген дә анда бик күп дусларым һәм туганнарым яши. Өч ел үткән икән инде соңгы баруыма! Әйтәм шул Тайсуган төшләремә керә башлады…

 Әй, бу дөнья мәшәкатьләре беркайчан да бетми дип, җәйнең матур бер көнендә хатынымны машинага утырттым да туганнарны күрергә киттек.

Заманында Тайсуганда калган туганнарымның тормышлары җиңел булмаган, әлбәттә. Бабам сугыш башында ук хәбәрсез югалган, әбием 4 бала белән калган. Ашау ягы кысрык булганлыктан, әбием, дүрт баласын алып, башка ярлы гаиләләргә ияреп, Камчаткага эшкә китәргә карар кыла. 

Бөгелмәдә вагонны паровозга такканны озак көтәргә туры килә. Шулвакыт икенче бер поезд вагоныннан тоз коелганын күреп, 14 яшьлек улы Гали, башкаларга ияреп, тоз җыярга йөгерә. Китүе була, вагонны составка тагалар һәм поезд китеп бара. Гали, хәлдән таеп, туган авылына кайтып егыла. Ач һәм ялангач яшәүсмер, йортан йортка кереп, төрле эшләр эшләп, үз көнен үзе күрә башлый. 

Әбием, 3 баласы белән Владивостокка барып җитә, диңгез аша чыгып, Камчаткага барып җитәләр. Яңа килгән эшчеләрне яхшы каршы алалар. Кием-салым, савыт-саба, ризык белән ярдәм итәләр…

…Сугыш беткәч, әти белән әни танышып, гаилә корып җибәрәләр. Мин һәм Рәйсә апам Камчаткада туганбыз, аннан гаиләбез Куйбышев өлкәсенә кайткан. 

Мондагы тормышны да  озак язып булыр иде, тик әниемнең сүзләре күңелемә кереп калган: ”Хәзерге вакытта яшәве кыен диләр. Ләкин һәр замананың үз авырлыклары була. Элек тә явыз кешеләр күп иде, хәзер дә бар. Әмма яхшы кешеләр күбрәк, яхшыларга терәлеп яшәгез”, – ди иде. Менә минем Татарстандагы туганнарым да бик әйбәт кешеләр, заманасына күрә бик тә яхшы гына яшәп яталар. 

Гомумән, Татарстандагы тормыш Самараныкына караганда әйбәтрәк, дияр идем.  Бигрәк тә авыллар тормышы кайнап тора.  Бик күп яшьләр, гаиләләр корып, авылда калалар, матур-матур йортлар салып керәләр. Нишләптер барысына да эш бар – Миннебай нефть эшкәртү заводында һәм Әлмәттә эшлиләр. Заводтан Әлмәткә троллейбуслар йөреп тора, 15 – 20 минут эчендә эш урынына барып җитәләр. 

Мин, җомга көнне барганлыктан, намазнымны Түбән Мактамадагы «Марс» мәчетендә укыдым. Ни гаҗәп, җомга намазына бик күп яшьләр килгән иде. Мин мәчет имамы Әмир хәзрәт Усманов белән дә таныштым. Бик ачык кеше булып чыкты, вәгазе дә бик эчтәлекле иде.  

«Марс» мәчетен Түбән Мактама халкына «Татнефть» оешмасы төзеп биргән. Безнең мәчетләрдә газ, электр уты, су һәм башка түләүләрне халыктан җыелган сәдака акчасыннан түләп торалар, ә анда бөтен чыгымнарны да нефтьчеләр каплыйлар, ремонт эшләренә дә акча жәлләмиләр. 

Тайсуган авылына барып кергәч, тагын да шаккаттым. Тугызъеллык мәктәп, балалар бакчасы гөрләп эшләп тора, спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклар да бар. Мәчетләре дә бик матур, дин әһелләре укымышлы, карты-яше гыйбадәт кылырга йөри. Бөтен урамнарына да асфальт түшәлгән. Шушы хөррияткә хәйран калып, авызымны ачып карап йөрдем, биллаһи!

Ә безнең авылларда тик карт-корылар гына утырып калды бит хәзер. Балаларның күбесе Самарада һәм Тольяттида яши. Кайбер бәхетлеләре Казанга да барып урнаша.  Ә кайчандыр гөрләп торган Мәчәләебез картая. Дүрт мәчетле авыл дип масайсак та, намазга йөрүчеләр бик аз бездә… Татарстан белән ча-гыштырдым да, тиражы елдан-ел төшеп баручы яраткан газетам аша йөрәгемне бушатырга булдым әле менә.  “Бердәмлек” тә бит татар авыллары беткәнгә күрә генә бетеп бара, туганкайларым! 

Менә шундый уйлар белән Тайсуган зиратына кереп, йасин укып, туганнарым рухына дога кылдык. Туганлык җепләрен ныгытып, иптәшләрем һәм туганнарым белән очрашудан рәхәтлек хисләре алсам да, үз авылымның ни хәлдә булуын яңа күзлектән күреп, юл буе җан авазы белән кычкырып елардай булып кайттым.

Милләтебезнең соңгы өмете – ислам кануннары буенча, динебезне, телебезне, туганлыкны саклап, ярдәм-ләшеп яшәүдер. Өметсез шайтан гына, диләр бит. Берәр заман безнең дә балаларыбыз уяныр, милләтебезне, динебезне, мәдәниятебезне югалтмас өчен саллы адымнар белән Татарстан артыннан иярер, дигән өметтә калам…


Шамил МАМЫШЕВ
Бердәмлек

Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов бәби көтү ФОТОсессиясе оештырганнар

“Җан җылыңны тоеп яшим, сизәм йөрәк тибешен. Тиздән күрешәбез, Иншаллаһ…”, – ди Гүзәлем.


https://matbugat.ru

Мама мужчины, бойца

День матери посвящен самому главному человеку в нашей жизни, человеку, который любит и самоотверженно бережет своего ребенка, не требуя ничего взамен. Великая и подлинная истина праздника Дня матери проявилась с началом специальной военной операции, когда наши мужчины отправились на фронт. Каждый раз, узнавая о героических поступках, подвигах бойцов на передовой, мысленно представляешь и благодаришь тех, кто вырастил и воспитал настоящих защитников страны . Их матерей!

Рушания Яниахмедова из села Старое Ермаково – мама двух сыновей. Ее старший сын служит по контракту на СВО. На спецоперации боец с позывным «Фил» находится с самого ее начала. Можно только представить, сколько переживаний испытывает мать, сын которой сейчас воюет на передовой. «Конечно, тяжело, переживаем очень, но, раз он так захотел, все взвесил и обдумал, то и мы приняли решение родного человека, хотя и было на сердце нестерпимо жутко», – с тоской и волнением рассказывает мама контрактника. Но этот страх и тревога сочетаются в матери с чувством гордости. «Он для меня и для всей нашей семьи герой – мать сыном невероятно гордится. – С 2022 года мой сын находится там – на передовой Каждый день молю Всевышнего, чтобы спас и сохранил моего мальчика, чтобы все дети вернулись к матерям живыми и здоровыми. Рос он самостоятельным, ответственным и сильным духом парнем. Таким и остается. Он никогда и ни на что не жаловался. Так было и в годы учебы, и во время службы в армии, и всегда. Только и повторяет всегда: «Мама, не волнуйся, все будет хорошо». Сын мой – настоящий мужчина, который на защите своей Родины».

Сын Рушании Равиловны решил стать военным, когда еще служил в Вооруженных силах России по призыву, где прошел путь рядового солдата. А перед армией вместе с одноклассниками участвовал в гражданско-патриотических мероприятиях, военных сборах, маршах. Вся эта военная тема ему очень нравилась. А познавали и осваивали военное дело вчерашние школьники под руководством педагога Малика Мухаметзянова. Именно тогда начался воинский путь молодого человека. После армии, он, не задумываясь, заключил в 2016 году контракт с Минобороны РФ. До отправки на спецоперацию военнослужащий уже имел опыт в боевых действиях – больше года воевал в Сирии. Теперь же младший лейтенант участвует в выполнении самых непростых боевых заданий на СВО. Пока защитник Отечества выполняет свой воинский долг, дома его с нетерпением ждут жена и маленькая дочка. Супруга приняла выбор своего любимого и во всем его поддерживает. «Мне иногда горько, что сын практически не видит своего ребенка. Не видит, как растет наша внучка, – делится Рушания Равиловна. – Конечно, отправляем ему фото дочурки, сам приезжал недавно в краткосрочный отпуск. Внучка знает, что папа – военный, и обязательно снова приедет к ней».

Чудесная женщина, мама мужчины, мама бойца. О Рушании Яниахмедовой мы слышим только положительные отзывы и от сельчан, и от руководства сельского поселения Ермаково, и от коллектива, где трудится. Она трудолюбивая – работает социальным работником в районном отделении автономной некоммерческой организации «Центр социального обслуживания населения Северо-Восточного округа». В марте будущего года исполнится два года, как она делится частицей своей души и своего сердца, работая с людьми, которым требуются помощь, забота и внимание. В ее попечении 11 пожилых людей и инвалидов села Старое Ермаково. Кстати, много добрых слов и от подопечных можно услышать в адрес социального работника. А, как отметила заместитель директора ЦСО Гузалия Шакирова, отличают Рушанию Равиловну твердый характер, выносливость и большое любящее сердце. «Она очень доброжелательна и бескорыстна. Социальный работник для бабушек и дедушек стала близким, родным человеком», – добавляет заведующий Ермаковским отделением социальной службы Гали Каюмов. «Активная, жизнерадостная, прекрасная хозяйка, с глубоким и нравственными принцами, – мудрым умом, – так отзывается глава сельского поселения Ермаково Минсагит Шайхутдинов. – Крепкая, очень трудолюбивая, ответственная семья. И Рушания, и ее супруг Рамиль – старательные и заботливые хозяева. Любая работа горит у них в руках». Да и дома успевает по хозяйству моя героиня. Раньше, как и во всех сельских семьях, было у Яниахмедовых большое подворье, всегда живность водилась – и коровы, и бычки, и телята. С детства с домашним хозяйством умели супруги управляться. Но теперь, когда муж трудится на вахте, а младший сын Радик уехал из родного дома и учится в колледже, в хозяйстве остались только куры, да еще стоит на участке большая пасека с ульями, пчеловодство для супругов, как хобби, для себя и на продажу. Есть сад и огород, которые тоже требуют внимания и ухода. Всё в доме и на участке сделано с огромной любовью, везде чувствуется заботливая рука хозяйки, для которой семья – это праздник души, тепло и уют. Пусть же в этой замечательной сельской семье царят мир, спокойствие и благополучие, пусть только счастье и радость живут в ней, а беды пусть обходят стороной.


kamizvestiya.ru

Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – АНА булуда!..

Яңгырдан соң балкып кояш чыкты,

Күк капусы ачылган кебек,

Һәрбер яфрак, һәрбер чәчәк чыклы,

Саф бәхеткә манчылган кебек.

Күкләр биек,

Ерак таулар арты күгелҗем,

Син туган көн изге бәйрәм кебек,

Әй, сөендем, балам, сөендем!

Ә менә бала туу сөенечен беренче булып табиб ала. Ул, нәнине үзе тапкандай, куа­­на, әгъзаларының исән-имин бу­луын күреп шатлана, бис­мил­ласын әйтеп, баланы әни­се кулларына тапшыра.

 Бүгенге мәкаләм Тәнзилә Мирза кызы Шиһапова турында. Ул – табиб. Үзе дә табиб гаиләсендә туган. Аның әнисе Рәйсә, Кинель-Черкасс медучилищесын тәмамлагач, Татар Байтуганына эшкә ки­лә. Бу авылда ул елларда мең­нән артык кеше яшәгән. Ачлык, ялангачлык, ачлыктан интегүче ятим балалар, нужа куып хәл­сезләнгән аналар…

Рәйсә үзе дә, көндез медицина пунктында эшләсә, төн­нәрен көлтә бәйләргә йө­ри. Бармыйча калырга ярамый. Рәйсә апаның әнисе Шәм­селбәдәр — Камышлыдан, әтисе Зәки — Мәчәләйдән. Гаи­ләләрендә бала күп туса да, Вазыйх белән Рәйсә генә исән калалар. Кыз бала чагында ук әти-әнисеннән дин нигезләрен өйрәнә. “Кыен вакытларда да, куанычлы минутларда да дога укый идем”, – дип сөйли иде Рәйсә апа яшьлек елларын.

1952 елда Мирзаҗан бе­лән Рәйсә гаиләсендә туган Тәнзилә исә гаиләдә бер бала булып, әти-әнисе кадерендә үсә. Бала Рәйсә апаның да, Мирзаҗан абыйның да бө­тен матурлыгын, табигать гү­зәллеген үзенә туплаган, диярсең. Тән­зиләнең бө­тен уены һәм уен­чыклары да гел больница турында – кур­чак­ларына укол кадый, “җә­рәхәт”ләрен бәй­ли, дарулый… Тора-бара кыз­ның хыя­лы тормышка аша, ул медицина институтын тә­мамлый.

Менә хәзер инде 50 ел буе ул Похвистнево район хас­та­ха­нәсенең бала тудыру йорты мөдире булып эшли. Уйлап карасаң – үзе бер гомер. Пох­вистнево районында гына аның бүлегендә туган бала яши дисәк, ялгышырбыз. Чөнки бирегә бала табарга тирә-як районнардан, регионнардан, хәтта Баш­­кортостаннан да киләләр.

Дөнья ачысы гына менә Тәнзилә Мирзаҗан кызын урап үтми, уллары Марат та, Азат та яшьли бакыйлыкка күчәләр. Күренекле хирург булган тормыш иптәше Рифкать Әсхәт улы да дөньяны иртәрәк куя. Аллага шөкер, кызы белән оныгы исән-саулар, Самарада яшиләр.

Тәнзиләнең санаторийларга һәм чит илләргә барып ял итәргә вакыты юк. Ул – эшне, ә эш аны ярата. Хезмәткәрләренә карата мө­дир бик таләпчән, бөтен нәрсәдә дә тәртип таләп итә. Персоналга бер карашы да җитә: сәгате-минуты белән бөтен эш җиренә җиткереп эшләнгән була. Шул ук вакытта Тәнзилә ханым яхшы психолог та, аралашучан һәм ярдәмчел кеше дә. Ни га­җәп, безнең якларда кыз балаларга еш кына “кендек әби­лә­ре”нең исемен кушалар, шуңа Тәнзиләләр күбәеп китте бит әле. Бу мәкаләбез героеның хөр­мәт казанган шәхес булуын тагын бер кат исбатлый. “Ярый әле баланы Тәнзилә апа таптырды. Ул булмаса, баласыз калып, әни булу бәхетен тоя алмаган булыр идем”, – диючеләр байтак бу якларда. Катлаулы очракларда, тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, Тәнзилә эш урынына килеп җитә һәм аның җитәкчелегендә барысы да уңышлы тәмамлана – әни дә, бәби дә исән калалар. Илле ел эчендә андый хәл­ләр күп булган инде, санап бетерерлек түгелдер, дип уйлыйм. Менә, мәсәлән, Стәр­летамакта яшәүче бер Мәчәләй хатыны 43 ел элек бала табарга махсус Тәнзилә янына кайткан булган. “Мин Тәнзиләгә гомерем буе рәх­мәт укыйм. Ул булмаса, бәлки бүген янымда кызым булмас иде. Аллага шөкер, дөньяда шундый табиблар бар. Алар бөтен бәбиләргә – әниләр”, – дип сөйли.

Әниләр көне уңаеннан, бөтен әниләр һәм бәбиләр исеменнән, Тәнзилә “әбие­безне” котлыйбыз, озак елларга исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез.


Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”

Автор: Сәгыйдә Субеева

Какого числа Рамадан в 2025 году: начало и конец поста

Рамадан (Рамазан) — это девятый и священный месяц лунного мусульманского календаря, один из самых важных в году для верующих. В это время мусульмане с рассвета до заката держат строжайший пост, много молятся и совершают добрые дела. РБК Life рассказывает, в чем суть Рамадана, что предписано и запрещено делать исламом в священный меся

Когда начало и конец Рамадана в 2025 году

Священный месяц Рамадан в 2025 году в России начнется с заходом солнца 28 февраля, а закончится вечером 29 марта. 30 марта (воскресенье) верующие встретят Ураза-байрам (Ид аль-Фитр), праздник разговения. В Башкирии, Татарстане, Кабардино-Балкарии, Дагестане и некоторых других регионах России Ураза-байрам объявлен выходным днем.

По мусульманскому календарю, месяц знаменует неомения — первое появление Луны в виде узкого серпа после новолуния. Именно поэтому точное время Рамадана зависит от места. Начало священного месяца по исламской традиции определяют астрономы. В Объединенных Арабских Эмиратах, Египте, Судане, Тунисе и других странах дату Рамадана устанавливают на государственном уровне.

Суть Рамадана

Рамадан — это время духовного обновления. Мусульмане, соблюдая ряд правил и запретов, стремятся побороть соблазны и желания, чтобы показать любовь к Аллаху, научиться смирению и покаянию, стать более справедливыми и милосердными. В священный месяц верующие укрепляют связь с Аллахом посредством молитв, чтений Корана и совершения добрых дел.

Мусульмане верят, что именно в Рамадан людям был ниспослан Коран, и поэтому месяц — священный. В это время пророк Мухаммед находился в духовном уединении в пещере Хира в окрестностях Мекки, где получил от ангела Джибриля первое божественное откровение. Это произошло в Ночь могущества (ночь аль-Кадр), которая празднуется в последнюю декаду Рамадана. В 2025-м Ночь могущества наступит с 26 на 27 марта, на 27 день священного месяца.

Что можно и чего нельзя в Рамадан: правила

Мусульмане верят, что первые десять дней священного месяца приносят верующим милость Аллаха, вторые — прощение и избавление от грехов, а третьи — спасение от ада. С Рамаданом связан ряд строгих правил и запретов, которые могут немного различаться в зависимости от культуры.

1. Пост

Пост в Рамадан (саум или ураза) — один из пяти столпов ислама. Остальные — молитва (намаз), свидетельство веры (шахада), милостыня (закят) и паломничество (хадж).

Во время поста мусульмане воздерживаются от любой пищи от рассвета до заката — от сухура до ифтара. Сухур — первый прием пищи. Мусульмане завтракают в темное время суток, до того как появятся первые признаки рассвета. Ифтар — второй прием пищи после заката. Разговляться лучше всего финиками или водой, желательно до вечернего намаза [3].

Финики

Фото: Shutterstock

Соблюдать пост должны совершеннолетние и здоровые люди. Дети, беременные и кормящие женщины, больные и путешественники могут не поститься в Рамадан. Те, кому нельзя соблюдать пост в священный месяц Рамадан, должны выплатить за каждый пропущенный день милостыню (фидия). Ее должно хватить одному человеку на питание в течение дня [4]. Размер милостыни устанавливают в регионах накануне священного месяца. Например, в Республике Башкортостан фидия в 2024 году составляла 400 руб. [5]. Если же человек со временем сможет поститься, например излечится от заболевания, то он должен будет поститься за каждый пропущенный день поста.

Пока светит солнце, в Рамадан нельзя не только есть, но и пить, курить, шуметь, целоваться, вступать в половые отношения в течение всего этого времени. Это помогает развить самообладание, смирение и сострадание к нуждающимся. После захода солнца ограничения снимаются, однако излишества, например сильное веселье или переедание, не приветствуются.

2. Молитвы и чтение Корана

В Рамадан большое внимание верующие уделяют духовной жизни. После ночной молитвы совершается дополнительная молитва (таравих) — она обязательна как для мужчин, так и для женщин. Таравих можно выполнять коллективно в мечети и самостоятельно дома .

В священный месяц многие мусульмане стремятся прочесть весь Коран, чтобы углубить знание и понимание священного текста.

3. Милостыня

В Рамадан мусульманам необходимо совершать добрые дела и помогать нуждающимся: раздавать пищу, одежду, деньги на благотворительность. Милостыня (закят) — один из столпов ислама.

В Рамадан каждый мусульманин до начала праздничной молитвы Ураза-байрам должен выплатить фитр-садака (закятуль-фитр или закят аль-фитр). В России милостыню обычно переводят в региональные благотворительные фонды, установленные духовными управлениями. Они же каждый год устанавливают размер фитр-садака. Например, благотворительный фонд «Закят» в 2024 году предлагал вносить от 150 до 1200 руб. за человека.

https://www.rbc.ru/life/news/65e06b409a79479ed59b2517

Маннанова Альмира Мөхәммәтгали кызын туган көне белән котлыйбыз

Кадерле туганыбыз! Син кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең – туган көнең белән тәбриклибез һәм матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай.

Кайчан килсәк, өеңдә нур бөрки,

Каршылыйсың якты йөз белән.

Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә

Синең әйткән йомшак сүзеңнән.

Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,

Тыныч булсын һәрчак җаннарың,

Кочак-кочак бетмәс куанычлар,

Төяп килсен туар таңнарың.

Иң матур теләкләр белән туганнарың

Туган көне белән котлыйбыз Шабаева Танзиля Ибрагим кызын

Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез, яраткан әбиебез! Сине туган көнең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.

Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса — уртак була

Кайгыларың булса — югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең

Урыннарың булсын гел түрдә.

Ирең Хасян, кызларың Эльмира, Зульфия, Гульфия, кияүләрең Марат, Аслан, Рустам, оныкларың Алсу, Давид, Ислам, Захар, Эмина, Карим, Илана



ДЕНЬ МАТЕРИ В ТОЛЬЯТТИ: ДЕНЬ ТАТАРСКОЙ КУЛЬТУРЫ “АК КАЛФАК”

24 ноября 2024 года в Малом зале КЦ “Автоград” прошёл День татарской культуры “Ак калфак”, посвящённый Дню матери.

В празднике приняли участие коллектив татарской песни “Идель”, солист Масгут Хайбуллин и др.

Участников мероприятия приветствовали председатель Городской национально-культурной автономии татар, имам Соборной мечети города Тольятти Ислам Минсалихович Гумеров, начальник Отдела этноконфессиональных отношений Управления взаимодействия с общественностью Администрации г.о. Тольятти Ирина Павловна Щекина и начальник Тольяттинского отдела ГКУ СО “Дом дружбы народов” Владимир Викторович Еремеев.

Зрители по достоинству оценили мастерство юных, но очень талантливых артистов сцены.

Все Мы – Россия!

Владимир Еремеев