Домой Жизнь татар Татары в регионе “Ягез әле, әниләр!”

“Ягез әле, әниләр!”

0
“Ягез әле, әниләр!”

8 Март – хатын-кызлар бәйрәменә багышланган кичә­дә Гали авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хез­мәткәрләре һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре «Ягез әле, әниләр!» дип аталган бәйге уздырдылар. Бәйгебезнең беренче туры «Кайнанага хат» дип аталган иде. Бу бик катлаулы бирем булганлыктан, хатны өйдән язып килергә мөмкинлек бирелде. Ике команда да шушы хатлары белән чыгыш ясаганда, кайнаналар көлеп тә туйдылар, елап та алдылар…

Бишек жыры бәйгесендә Алия Асылгәрәева һәм Наилә Фазуллинаның чыгышы бик ошады. Үзешчән сәнгать тү­гәрәгендә катнашучыларыбыз ялкынлы биюләр башкардылар, артистларга ошатып жырладылар, сценка куйдылар. Социаль хезмәткәрләребез командасы чын артистлар булып җитешкәннәр инде, хәзерге заман әкиятен уйнап күрсәткән­дә, хатын-кызларыбыз рәхәтлә­неп көлделәр.

Ә балалар бакчасы тәр­биячеләре чыгышын нәни кызчык Әминә Хәбибуллина башкаруында “Бер кыз бала җыр чыгарган” җыры белән башладылар. Аннары Россия телекана­лында баручы «Әйдә өйлә­нешәбез!» тапшыруын бик кызык итеп сәхнәләштерделәр.

Яңа конкурска әзерләнер өчен музыкаль тәнәфесләр оештырылды. Балыклы Мәдәният йорты җитәкчесе Линар Абсаттаров җитәкчелегендәге һә­вәскәр артистлар Руфия Ка­милҗанова һәм Алмаз Галиев, Похвистневодан Абелхарис Насыйров гүзәл затларыбызга бәйрәм сәламен тапшырдылар.

Бәйгедә катнашучыларның осталыгын абруйлы жюри бәяләп барды. Җирлек башлыгы Идрис Муллабаев, фермер хуҗалыгы җитәкчеләре Наил Баһаутдинов, Камил Исхаков, эшмәкәр Рәфкать Исхаков, бәйге турларына озак йомгак ясап азапланганнан соң, дуслык жиңде, дип игълан иттеләр.

Җирлек башлыгы катнашучыларга «Туган тел» җәмгыяте исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр, олы яшьтәге апаларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Бәйгедә катнашкан кадерле хатын-кызлары­бызга һәм кичәбезне уздырырга ярдәм иткән Камил Исхаковка мәдәният хезмәткәрләре исеменнән рәхмәтләребезне жит­керәбез. Хатын-кызлар бу бәйрәмнән бик канәгать кал­дылар. Укытучы Фәния Мөхәм­мәдиева Мәдәният йорты, социаль бүлек һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренә: “Кызлар, чын бәйрәм ясадыгыз, рәхәтләнеп ял иттек. Ихлас күңелдән рәхмәт сезгә”, – дип күңелебезне күтәрде.

Раилә Асылгәрәева,

Гали авылы Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Бердэмлек