Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз!
Сине туган көнең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә пар канатың белән берлектә, шатлыкта, балаларыгызның игелеген күреп, яраткан оныкларыгызның уңышларына сөенеп, туганнар җылысын тоеп, хәерле, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын.
Авырлыклар артта калган
булсын,
Бәхет көтсен иде картлыкта!
Бәрәкәтле имин
тормышларда
Яшә әле, яшә шатлыкта!
Ходай сиңа сәламәтлек
бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә!
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Яшә әле, яшә йөзгәчә!
Тормыш иптәшең Лия, улың Әнвәр, киленең Наилә, оныкларың Әлфия, Камил, Санкт-Петербургтан улың Искәндәр гаиләсе белән һәм барча туганнарың
* * *
Җәүдәт Кыяметдин улы Темирбулатовка!
Кадерле кодабыз! Без сине ихлас књћелдђн туган көнең белђн котлыйбыз џђм ић изге телђклђребезне юллыйбыз. Аллаџы Тђгалђ сића нык сђламђтлек, кайгы-хђсрђтсез кљннђр, гаилђ бђхете, ќан тынычлыгы џђм иман байлыгы насыйп итсен иде. Балаларың һәм оныкларың бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Туган көнең белән тәбрик
итәбез,
Сәламәтлек теләп иң элек!
Һәрбер көнең үтсен бәхет
белән,
Яшә шатлыкларга төренеп!
Йөрәкләрдән чыккан назлы
сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты матур
тормыш –
Безнең сиңа әйтер теләкләр!
Изге теләкләр белән кодагыең Разия Әюпова гаиләсе белән.