Домой Жизнь татар Татары в регионе Савабы килеп торачак

Савабы килеп торачак

0
Савабы килеп торачак

Җиңү көне алдыннан, 7 майда, региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм бер төркем мөселманнар “Хәтер бакчасы” (“Сад памяти”) халыкара акциясендә катнаштылар. Быел Самараның “Солидарность Самара Арена” стадионы янында унбиш яшь юкә агачы утыртылды. Үсентеләр Алексеевка питомнигыннан китерелгән иде.

Халыкара “Хәтер бакчасы” акциясе беренче тапкыр 2020 елда, Бөек Җиңүнең 75 еллыгында башланып, сугыш елларында һәлак булган 27 миллион корбаннар истәлегенә 27 миллион агач утырту максаты куелган иде. Ул вакытта акциядә Россиянең 85 регионыннан 300 мең кеше катнашты. Чит илләр дә бу масштаблы акциядән калмадылар, сугыш корбаннарының истәлеген саклау инициативасын күтәреп алдылар. Президент Владимир Путин да Ржев мемориалындагы Совет солдаты һәйкәле янында үз агачын утыртты.

Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулган 2021 елда акция тагын да күләмлерәк булып узды. Хезмәт даны казанган шәһәрләрдә һәм Бөек Ватан сугышының истәлекле урыннарында, Соңгы кыңгырау тантаналарында мәктәпләрдә һәм халык офицеры Василий Лановой истәлегенә Герой-шәһәр Севастопольдә һәм Брестта яшел аллеялар барлыкка килде.

“Хәтер бакчасы” акциясе быел да дәвам итә. Россиялеләрнең күбесе массакүләм чараларда катнашалар, икенчеләре үз бакчаларында утырткан агач үсентеләрен #СадПамятиДома картасына кертәләр, балалар рәсем ясап сайтка җибәрәләр һәм шактыйларының хезмәте хуплау табып, бүләкләнә дә.

– Без ел саен агачлар утырту акциясендә катнашабыз. Бу бик тә хәерле эш, чөнки без утырткан агачлар киләчәк буыннар өчен калачаклар һәм яхшы кешеләргә күләгә булып хезмәт итәчәкләр, дип ышанабыз. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә мондый фикер бар: кеше дөньядан киткәч тә әле аның тормыш китабы ябылмый. Хезмәт җимешләре дөньяда булган кадәр савабы килеп торачак. Бүгенге эшебез – шәһәребез, өлкәбез өчен, димәк, киләчәк буын кешеләре өчен дә, – дип йомгаклады акциядә катнашу сәбәбен мөфти Талип хәзрәт Яруллин.

Данияр Сәйфиев.

Автор фотосурәте.